Зәй офыклары

Бала ут белән уйнамасын

Балалар өчен көтеп алынган, ата-аналар игтибарны тагын арттыру соралган чор - кышкы каникуллар башлана. Янгын куркынычсызлыгы ягыннан бу вакыт аеруча хәвефле санала. Чөнки балалар иркенгә чыга, аларның барлык гамәлләрен дә кайчак игтибарга алып бетереп тә булмый. Менә шуны сизгән балалар тыелган эшләр майтарырга сәләтле, шунлыктан аларны бер генә минутка да...

Балалар өчен көтеп алынган, ата-аналар игтибарны тагын арттыру соралган чор - кышкы каникуллар башлана. Янгын куркынычсызлыгы ягыннан бу вакыт аеруча хәвефле санала. Чөнки балалар иркенгә чыга, аларның барлык гамәлләрен дә кайчак игтибарга алып бетереп тә булмый. Менә шуны сизгән балалар тыелган эшләр майтарырга сәләтле, шунлыктан аларны бер генә минутка да күз уңыннан ычкындырырга, өйдә үзләрен генә калдырырга ярамый. Үзләрен иркенлектә хис иткән кече кече яшьтәге бала ут белән уйнарга ярата. Фаҗигагә китергән бер очрак күптән түгел Минзәләдә булды. Өч бала тәрбияләүче гаилә белән була бу хәл. Гаилә башлыгы иртә белән эшкә, ә әни кеше, ике кечкенә баланы үзләрен генә өйдә калдырып, кызларын мәктәптән алырга дип өсләреннән бикләп чыгып китә. Әниләре өйдә юклыктан файдаланып, 4 яшьлек малай шырпы алып, креслода утырган килеш аны сызып уйный. Очкын төшеп, креслога ут капкач, малай 2 яшьлек энесен җитәкләп, өй алдына чыга, ишек бикле булу сәбәпле, урамга чыга алмыйлар. Бәхеткә, янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җитеп, аларны коткарып кала.

Менә шундый куркыныч хәл килеп чыгу мөмкинлеге турында балаларга даими аңлатырга кирәк. Шырпы, башка төрле ут тергезү әйберләрен балалар алырдай урынга куймагыз. Электр приборлары белән уйнауның да хәвефле булуын балага төшендереп торыгыз. Баланың нәрсәгә сәләтле булуын әти-әни алдан күрә белергә, аны кисәтергә бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: