Зәй офыклары

Балачак хыялы

Төрле кичәләрдә фотосурәтләр төшереп, объективына эләгүчеләргә иҗади якын килергә тырышып эшләүче фотограф кызыксыну уятты үземдә. Хезмәтемә бәйле рәвештә бу һөнәрнең күңелемә якын булуы, әле бер, әле икенче яктан килеп чылт та чылт фотоаппарат кнопкасына басучы ханым белән якыннан танышу теләге тудырды. Ул Зәй кызы Клара Абдуни булып чыкты. Үзлегеннән фотосурәтләр...

Төрле кичәләрдә фотосурәтләр төшереп, объективына эләгүчеләргә иҗади якын килергә тырышып эшләүче фотограф кызыксыну уятты үземдә. Хезмәтемә бәйле рәвештә бу һөнәрнең күңелемә якын булуы, әле бер, әле икенче яктан килеп чылт та чылт фотоаппарат кнопкасына басучы ханым белән якыннан танышу теләге тудырды. Ул Зәй кызы Клара Абдуни булып чыкты. Үзлегеннән фотосурәтләр төшерүгә өйрәнеп, һөнәри югарылыкка күтәрелгән бу оста турында газета укучыларга да җиткерәсем килә.

Фотосурәтләр төшерү белән кызыксыну, иҗади эшләргә омтылу Кларада мәктәп елларыннан уяна. Шәһәребезнең 6нчы мәктәбендә укучы кыз башта үзенең киләчәк һөнәрен журналистика белән бәйләргә хыяллана. Стенгазеталар әзерләргә кирәк булганда, мәктәп тормышында булган вакыйгаларны район газетасы битләрендә яктырту ихтыяҗы туганда, укытучылары кызның сәләтен күреп, еш кына аңа мөрәҗәгать итәләр. Бу эшне күңелен биреп башкаручы Клара аларны бик теләп, һәр язмасына иҗади якын килеп эшләргә тырыша.

- Безнең балачакта район газетасы "Знамя дружбы" баш астында чыга иде. Редакциягә җибәргән материалның басылып чыгуын көткәндә миңа газетаның һәр саны йортыбызга килүче сагындырган кунак кебек тоела иде, - дип елмая Клара.

Кызганычка каршы, аңа балачак хыялын тулысы белән тормышка ашыру мөмкин булмый. Мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына документларын тапшырган кыз тиешле баллны җыя алмый.

- Ул елны журналистика факультетының рус бүлегенә 20 урынга дәгъва кылучылар 70тән артык җыелдык. Ә менә татар бүлегенә 15 урынга 18 дәгъва кылучы гына иде, алар барысы да имтиханнарны уңышлы тапшырып, укырга керде. Шул вакытта мин үземнең ана телемне камил белмәвемә, иркенләп татар телендә иҗат итәрлек дәрәҗәдә булмавыма бик үкендем. Көндәлек аралашу дәрәҗәсендә генә белгән тел белән һөнәри үсешкә ирешә алмаячагымны аңладым, - дип ничектер бер эчке борчылу белән искә ала ул мизгелләрне Клара ханым.

Шулай да язмышы аңа үз күңеленә хуш килгән эш белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудыра. Башта Клара Каюм кызы Зәй машина төзелеше техникумында техник-механик белгечлеге ала. 2000 елда аны тәмамлап, тимер-бетон эшләнмәләр заводында хезмәт юлын башлый, әмма аның күңеле һаман да иҗатка тартыла. Үз-үзенә урын таба алмаган кыз, эштән китеп, мәшгульлек үзәгендә теркәлә. Биредә аңа һөнәр үзгәртү өчен курсларда уку мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерәләр. Клара бу форсаттан файдаланып, Казанда компьютер графикасы буенча махсус курслар тәмамлый. Аннан соң Зәйгә кайтып, көнкүреш хезмәте күрсәтү йортында урнашкан эшмәкәр Радик Әхмәтов фотосалонында эшли башлый. Күңел теләгән иҗади эш белән шөгыльләнеп, тәҗрибә тупларга ярдәм итүе өчен мин аңа рәхмәтле, ди ул, чөнки әлеге фотосалон Кларага киләчәк эш юнәлешен билгеләргә булыша.

Тормыш иптәше итеп ул әзербайҗан егетен сайлый. Беренче баласы бакча яшенә җитүгә, яшь хатын күңел биреп шөгыльләнергә теләгән эше булуын белдерә иренә. Алар Яңа шәһәрдә бер бүлмәне арендалап, фотосалон ачып җибәрәләр. Иреккә җибәрелгән коштай, канатларын җәеп, иҗатка чума Клара. Фотосурәт нечкәлекләре турында бай әдәбият туплап та, интернет челтәре аша мәгълүматлар җыеп та һөнәр серләренә төшенә ул. Ә теоретик белемне гамәлдә куллану үзенчәлекләрен скайп аша белорусь фотографыннан өйрәнә, чөнки үз фотосалоннары булган фотографлар арасында көндәшлеккә сәләтле булырга кирәк була аңа.

Бүген исә инде өч бала анасы Клара Абдуни - фотограф һөнәре нечкәлекләрен тирәнтен үзләштергән профессиональ осталыкка ия эшмәкәр. Аның "Портфолио" дип аталган фотосалоны шәһәребезнең Ялчыгол урамы 9нчы йортында икенче катта урнашкан. Теләгән кешеләр аңа 8-987-066-97-05 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала.

- Фотосалонга нигездә кешеләр документлар өчен тиз арада әзерләнүче фотоларга төшәргә, иске фотосурәтләрне реставрацияләргә ярдәм итүне сорап киләләр.Шулай ук мәктәп укучыларына яки эш буенча портфолиолар әзерләргә кирәк булганда да миңа мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Ә туй, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен фотоальбомнар ясарга заказларны урыннарга чыгып җыям, фотосессияләрне төрле урыннарда, табигать кочагында үзенчәлекле, бер-берсен кабатламый торган, иҗади итеп эшләүгә өстенлек бирәм. Мөрәҗәгать итүчеләрнең хезмәтемнән канәгать калуы илһам өсти, тагын да нәтиҗәлерәк эшләүгә омтылыш уята, - ди Клара ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: