Зәй офыклары

Балалар экология проблемаларына битараф түгел

Зәй балалар иҗат йортында экология буенча III ачык социаль реклама бәйгесе үтте. Анда Зәй, Алабуга, Түбән Кама, Мамадыш, Чаллы, Әлмәт, Нурлат, Тукай районнарыннан 117 укучы экология темасына язылган эсселары, рәсем сәнгате, компьютер графикасы эшләре, фотолар, социаль видеоязмалар белән катнашты. Быелгы бәйге нигездә авыл мәктәпләре укучыларының күпләп катнашуы белән үзенчәлекле булды,...

Зәй балалар иҗат йортында экология буенча III ачык социаль реклама бәйгесе үтте. Анда Зәй, Алабуга, Түбән Кама, Мамадыш, Чаллы, Әлмәт, Нурлат, Тукай районнарыннан 117 укучы экология темасына язылган эсселары, рәсем сәнгате, компьютер графикасы эшләре, фотолар, социаль видеоязмалар белән катнашты. Быелгы бәйге нигездә авыл мәктәпләре укучыларының күпләп катнашуы белән үзенчәлекле булды, ди оештыручылар. Бәйгедә һәр бала үзе яшәгән мохитнең экологик хәле өчен борчылуы, проблемаларны чишү юлларын эзләүләрен күрсәтте. Алты номинациядә җиңүчеләр, призерлар билгеләнде. "Рәсем-плакат" номинациясендә Зәйдән Виктория Гыйлманова ( ДДТ), Дарья Спиридонова ( 4нче мәктәп), Юлия Шипкова, Яна Ардина, Николь Святкина, Юлия Козлова ( 2нче мәктәп) I дәрәҗә диплом алды. "Экология темасына эссе" номинациясендә Аделина Асылгәрәева (ДДТ,Зәй), Резеда Шәйгарданова (Югары Мәлем мәктәбе, Зәй); "Компьютер рәсеме» ндә Снежана Шатунова (ДДТ, Зәй); "Фото-плакат" та Алина Минһаҗиева(58нче мәктәп, Чаллы), Елена Анисимова (Түбән Биш мәктәбе); " Интерактив плакат- презентациясе"ндә Наталия Утяшова (Будин мәктәбе, Тукай), Юлиана Козенбаева ( ДДТ, Зәй); "Экологик видеоролик" та «Юннатик» экологик берләшмәсе иҗат коллективы (Әлмәт) җиңүчеләр булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: