Зәй офыклары

Балалар турында кайгыртыйк!

Җәй - шәһәр урамнарында хәрәкәтнең аеруча көчәйгән чоры. Бу исә машина йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә юл йөрү кагыйдәләренә үтә игътибарлы булуны сорый. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре җәйге каникуллар алдыннан балалар, яшүсмерләр арасында профилактик эшчәнлекне көчәйтүне алгы планга куя. Чөнки җәйге вакытта балаларның, юлларда кагыйдәләрне үтәмәү сәбәпле, һәлакәтләргә юлыгу...

Җәй - шәһәр урамнарында хәрәкәтнең аеруча көчәйгән чоры. Бу исә машина йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә юл йөрү кагыйдәләренә үтә игътибарлы булуны сорый. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре җәйге каникуллар алдыннан балалар, яшүсмерләр арасында профилактик эшчәнлекне көчәйтүне алгы планга куя. Чөнки җәйге вакытта балаларның, юлларда кагыйдәләрне үтәмәү сәбәпле, һәлакәтләргә юлыгу очраклары ешая. Шул уңайдан район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе башлыгы Вадим Васильев журналистлар өчен матбугат конференциясе үткәрде. Анда машиналарга балаларны махсус җайланмалар белән утырту мөһимлеге, ата-аналарның баласына юл кагыйдәләре турында һәр көнне искәртеп тору кирәклегенә басым ясалды.

Статистика мәгълүматларына караганда, республикада агымдагы елның 4 аенда, алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда, балалар катнашында юл һәлакәтләре саны 11,5 процентка арту күзәтелә. Быел 130 авариядә 6 бала үлгән, 136сы тән җәрәхәте алган. Транспортка махсус җайланмасыз утыртылган балаларның аеруча зыян күрүе борчу тудыра. Чөнки бу өлкәннәрнең балаларга карата игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыга. Апрель аенда гына Татарстанда 6 бала менә шул сәбәп белән авыр тән җәрәхәте алган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы үткәргән тикшерүләр нәтиҗәсе буенча, транспорт чараларында балалар өчен махсус җайланмалар куллану юл һәлакәтләрендә балалар үлүен 54 процентка киметү мөмкинлеге бирүе мәгълүм. Шуңа күрә Вадим Васильев һәр өлкән кешедән баланы машинага утыртканда, иң беренче эш итеп, аны махсус җайланма белән утырту кирәклегенә басым ясый.

- Мондый җайланмаларга акча кызгану яки аны машинага алып куеп кына йөртү - бала гомеренә яки аның сәламәтлегенә игътибарсыз булу дигән сүз. Сабыйларның куркынычсызлыгы өчен без - өлкәннәр җаваплы икәнне онытмыйк, - диде ул.

Быел гына да машина йөртүчеләр тарафыннан кагыйдә бозу очракларының 175е балаларны махсус җайланмасыз утыртып йөрү белән бәйле. Шәһәр һәм районда агымдагы елның 4 аенда исә 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 кеше үлгән, 9ы тән җәрәхәте алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, аварияләр саны 2гә ким булса да, зыян күрүчеләрнең 8гә артуы һәм шулар арасында икесенең балалар булуы борчу тудыра. Мәктәп укучылары катнашындагы бу ике юл-транспорт һәлакәте дә май аенда гына теркәлгән. Аларның берсе 4 майда 6нчы мәктәп янында 9 яшьлек баланың тиеш булмаган урыннан юл аша йөгереп чыгуы нәтиҗәсендә килеп чыга. Бала туктап торган транспорт артыннан машина юлына кинәт килеп чыгу сәбәпле, автомобиль йөртүче аны күрми кала. Нәтиҗәдә ул авыр тән җәрәхәтләре ала. Ә икенче очрак 11 майда 7нче мәктәп янында була. Биредә дә башлангыч сыйныф укучысы, юл йөрү кагыйдәсен бозып, җәяүлеләр өчен "зебра"дан чыкмау сәбәпле, һәлакәткә юлыга.

- 18 майдан республикада "Игътибар, балалар!" акциясе башланды. Аның кысаларында безнең хезмәткәрләр мәктәп, бакча яннарында, балалар күп йөри торган урыннарда көчәйтелгән режимда эшли. Төп игътибар балаларны махсус җайланмасыз йөртүче машина хуҗаларына, юл йөрү кагыйдәләрен бозучы укучыларга бирелә. Юлны тиешле урыннан чыкмаучыларга "Яшь кагыйдә бозучы беркетмәсе" төзелеп, ул аларның әти-әниләренә, мәктәп җитәкчеләренә юллана, - дип белдерде баш юл инспекторы.

Хәзер исә шәһәр урамнарында "зебра"ларны буяу, юл билгеләрен төзекләндерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: