Зәй офыклары

“Балаларым – яшәү мәгънәм”

Моннан 46 ел элек урманлы таулар кочып алган Югары Лоҗы авылына унбер килен төшә. Авылның беренче егетләреннән саналган, эшкә уңган, жор телле Миңневәли ул елны Югары Шепкәдән чем кара йөзле, озын толымлы 19 яшьлек Халидәне алып кайта. Алар очрашып, йөрешеп түгел, ә димләп кавышалар. Һәм әлеге пар сокландыргыч гомер итә....

Моннан 46 ел элек урманлы таулар кочып алган Югары Лоҗы авылына унбер килен төшә. Авылның беренче егетләреннән саналган, эшкә уңган, жор телле Миңневәли ул елны Югары Шепкәдән чем кара йөзле, озын толымлы 19 яшьлек Халидәне алып кайта. Алар очрашып, йөрешеп түгел, ә димләп кавышалар. Һәм әлеге пар сокландыргыч гомер итә.

Халидә килен булып төшкән көннән 42 ел авылда сыер сава. Көн саен эшкә бер сукмактан йөри ул, эшен яратып башкара. Таянырдай, яраткан ирең, баш өстендә түбәң булгач, аны бер эш тә, бер авырлык та куркытмый. Тавык та чүпләп бетерә алмаслык хуҗалык эшләреннән соң, янә шул сукмактан кичке савымга ашыга. Һәркөн аны 35 баш сыер көтә. Җәен бер сыердан көненә уртача 15-16 литр сөт сауган чорлары була. Моңа өстәп, чөгендер эшкәртергә дә өлгерә.

Гаиләдә бер-бер артлы балалар туа. Әмма озаклап өйдә утырыр вакыт юк, янә эшенә керешә. Өлкән улы Илшат сеңлесе Илсөяр, энесе Ришатны карап үстерешә. Тора-бара хуҗалык эшләре балалар кулына күчә. Һәрберсе үзенә билгеләнгән эшне тырышып башкара, алар әниләренә фермада булышырга да вакыт таба. Сыерлар кулдан савыла торган чор, кул алмашы булу зур ярдәм санала. Шул рәвешле, балалар эш яратып, мөстәкыйль булып үсәләр. Ата-ананың алар белән утырып дәрес әзерләргә вакыты юк. Алар дәрес әзерләүдә дә бер-берсенә булыша, һөнәр сайлый, тормышта үз урыннарын таба. Әти-әни балаларын укыту, кеше итү өчен тагын да тырышып хезмәт куя. Халидә эше буенча һәртөрле башлангычка теләп кушыла, үзе артыннан хезмәттәшләрен дә әйди. Берничә ел "Алга" колхозының алдынгы савымчысы була. Бу хакта аның һәм хезмәттәшләре турында газеталарда басылган мәкаләләр сөйли. Колхоз исә планын һәрчак арттырып үти. Бер-беребездән ак көнләшү белән көнләшеп эшли идек ул чорларда, дип искә ала ул. Район газетасыннан күрсәткечләрен карап, шул исемлектән төшмәскә, ирешелгәннән читкә тайпылмаска тырыша. Шул тырышлыгы өчен Халидә апа район Мактау китабына кертелә. 1989 елда "Иң яхшы һөнәр иясе" мактаулы исемен алуга ирешә. Нәтиҗәле, тырыш хезмәте өчен Венгриягә бару бәхете дә елмая. Хезмәттәшләре турында җылы итеп сөйли Халидә апа, бер-беребезне аңлашып, ярдәмләшеп эшләдек, ди. Ул авылның җәмәгать эшләрендә дә катнашырга вакыт таба. Район Советы депутаты булып торганда халык мәнфәгатен алга куя. Депутат бер җыелышта юлы үтә начар булган түбән урам юлын төзекләндерү мәсьәләсен күтәреп, аны уңай хәл итүгә ирешә. Район газетасына мәкаләләр язарга да вакыт таба.

Миңневәли белән матур пар булып яшиләр. Иренең машина йөртүчедән, читтән торып укып, механик булып күтәрелүендә дә аның өлеше зур. Авылда туй-мәҗлесләрне оста итеп алып баручы да әлеге пар була. Миңневәли белән киңәш-табыш итешеп, бер-берсен аңлап, бер бөтен булып яшиләр. Халидә иренең авылда буа булдыру, күпер салдыруы эшен хуплый, аңа һәр эшендә теләктәш, фикердәш була. Алма агачыннан ерак төшми, дип әйтүләре хак. Балалары да үзләре кебек тырыш, мөстәкыйльләр. Илшат белән Ришат - Казан дәүләт университетының юридик факультетын, Илсөяр Алабуга педагогика институтын тәмамлый. Соңгылары тагын янә бер югары белем ала. Гаилә әтиләрен югалту кайгысын авыр кичерә. Миңневәли абый соңгы сулышына кадәр хуҗалык эше дип яна. Нишлисең, тәкъдиренә шулай язгандыр. Тормыш дәвам итә. Илсөяр - Мәскәүдә Россия Эчке эшләр министрлыгында өлкән тикшерүче, Ришат - ТАИФта куркынычсызлык техникасы буенча инженер (үз эшләрен алып барырга да вакыт таба). Илшаты Югары Лоҗыда терлекчелек, игенчелек, агач эшкәртү буенча үз эшен булдырды. Бөтен максаты - авылны саклау, аның халкын эшле итү. Кыскасы, игелекле эшләр башында да тора ул. Ана һаман балалары дип яна, алар уңышларына куана, алар шатлыгы белән яши. Аларга зур эшләр башкаруда киңәшче, рухландыручы да. Ана сүзе - балаларына закон бу гаиләдә. Халидә апа үзе дә кул кушырып утырмый: яшелчә, җиләк-җимеш, тавык-чебеш үстерә, умарта тота. Чигәргә, бәйләргә, урманнан җиләк, гөмбә җыярга ярата, йорты матур, бәрәкәтле, аш-сулы аның.

Халидә апага бу көннәрдә 65 яшь тулды. Әмма аңа әле бу яшьне һич тә бирмисең. Картаерга вакыт юк, ди ул, елмаеп. Шулай мәңге яшь, мөлаем, киң күңелле булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: