Зәй офыклары

Бер көн җәяү йөрибезме?

22 сентябрьдә традицион "Автомобильсез бер көн" Бөтендөнья акциясе уза. Җәмәгатьчелек игътибарын автомобильнең тирә-юньгә тискәре тәэсиренә юнәлтү, азмы-күпме чыгымнарны киметү максатыннан оештырылган әлеге акциягә карата зәйлеләр фикере белән кызыксындык. Алар сезгә дә кызыклы булыр, шәт. Роза Халикова: -Әлеге акциягә Татарстан, шул исәптән районның кушылуы яхшы. Бер автомобильнең тәүлегенә атмосферага 5-6 килограмм...

22 сентябрьдә традицион "Автомобильсез бер көн" Бөтендөнья акциясе уза. Җәмәгатьчелек игътибарын автомобильнең тирә-юньгә тискәре тәэсиренә юнәлтү, азмы-күпме чыгымнарны киметү максатыннан оештырылган әлеге акциягә карата зәйлеләр фикере белән кызыксындык. Алар сезгә дә кызыклы булыр, шәт.

Роза Халикова:

-Әлеге акциягә Татарстан, шул исәптән районның кушылуы яхшы. Бер автомобильнең тәүлегенә атмосферага 5-6 килограмм пычрак матдә чыгаруын исәпкә алсак, автомобильсез бер көн дәвамында һавага никадәр зарарлы матдә чыкмый калачак дигән сүз. Ә бит ел саен транспорт саны артуга бара. Үсеп килүче яшь буын өчен кайгырам. "Автомобильсез бер көн" акциясен ешрак оештыру кирәк. Гомумән, әлеге акция җәмәгатьчелеккә тагын бер тапкыр автомобильләрнең тирә-як мохиткә тискәре йогынты ясавын һәм шәхси автомобильләрне куллануны минимальләштерү кирәклеген искә төшерә.

Александра Гаффанова:

- Зәй - кечкенә шәһәр, мин үземне белә-белгәннән бирле шәһәрдә җәяү йөрим һәм йөрергә тырышам. Хәрәкәттә - бәрәкәт. Сезгә дә миңа кушылырга тәкъдим итәм. Автомобильсез бер көн генә аз ул, аны 10 яки 15 көн итәр идем.

Рамис Юнысов:

-Мин шәһәрдән читтәге бистәдә яшим, эшкә көн дә үз машинам белән йөрим. Районда әлеге акция уздырыла башлаганнан бирле аңа теләп кушылам, эшкә җәяү йөрергә ара шактый ерак, шунлыктан ул көнне җәмәгать транспортында барам.

Маргарита Хуҗина:

- Мин күбрәк җәяүләп яки велосипедта йөрергә яратам. Авылга кайткач, урманга җиләккә, гөмбәгә велосипедта барырга тырышам. Табигать белән хозурланасың, саф һава сулыйсың, иң мөһиме - сәламәт буласың, аяк мускуллары ныгый. Әлеге акциягә килгәндә, аны кирәкле дип саныйм. Экологик һәм социаль яктан әһәмиятен аңлап, күпләр бу акциягә теләп кушылыр, шәхси автомобилен куеп, бер көн җәмәгать транспортында яки җәяүләп йөрер дип ышанам.

Фәрит Мусин:

- Бик кирәкле акция, мин аңа теләп кушылам һәм ул көнне эшкә җәяү киләм. Гомумән, район җитәкчелеге ел да аңа кушылып, шәхси үрнәк күрсәтә. Акция бер атна барса да, каршы түгелмен. Беренчедән, сулар һава чистара, икенчедән, җәяү йөрү сәламәтлек өчен файдалы. Барлык зәйлеләрне дә әлеге акциягә кушылырга чакырам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: