Зәй офыклары

Беркем дә игътибардан читтә калмас

Өлкәннәр көне 1992 елдан билгеләп үтелә. Аның максаты - җәмәгатьчелекне өлкәннәр проблемаларын хәл итүгә җәлеп итү. Районда 15 меңнән артык пенсионер исәпләнә. Сугыш ветераннары - 52, тыл хезмәтчәннәре - 1273 кеше. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова белдергәнчә, 192 өлкән кеше караучысыз. Алар хуҗалык эшләрендә ярдәмгә мохтаҗ, агымдагы елда да...

Өлкәннәр көне 1992 елдан билгеләп үтелә. Аның максаты - җәмәгатьчелекне өлкәннәр проблемаларын хәл итүгә җәлеп итү. Районда 15 меңнән артык пенсионер исәпләнә. Сугыш ветераннары - 52, тыл хезмәтчәннәре - 1273 кеше. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова белдергәнчә, 192 өлкән кеше караучысыз. Алар хуҗалык эшләрендә ярдәмгә мохтаҗ, агымдагы елда да Өлкәннәр көне алдыннан "Кайгырту" волонтерлар отряды ялгыз яшәүче апа-агайларның йортларына барып булышачак. Гомерләрен намуслы хезмәткә багышлаган, ил-республика, район үсешенә үз өлешен керткәннәр, сугыш ачысын, аннан соңгы авырлыкларны күргәннәр күз уңында булырга тиеш.

Соңгы елларда шәһәр һәм районда пенсионерларның хезмәт куйган оешмаларында очрашулар үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Өлкән кеше өчен үзе хезмәт куйган оешмада булып, очрашу-күрешү - матди бүләктән дә кыйммәтрәк. Һәр елдагыча, быел да Өлкәннәр көне уңаеннан күптөрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Зәйдә оешмасы таркалган 3900 пенсионер яши. Аларга район бюджетыннан 200әр сум акча биреләчәк (почта аша пенсия белән). Әлеге контингент өлкәннәргә "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә күңел ачу чаралары оештырылачак. Бу көнне күп кенә спорт акцияләре - футбол, волейбол, баскетбол ярышлары узачак. 28 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр апа-агайлар бассейнга - ташламалы бәядән, тренажер залларына исә бушлай керә алачаклар. Чәчтарашханәләр дә аларны бу көнне игътибардан читтә калдырмаска вәгьдә бирә.

"Сәламәтлек комбинаты" быел да игелекле традициягә тугры кала: биредә 1, 2 октябрьдә ташламалы бәядән рәхәтләнеп парланып мунча керү мөмкинлеге булачак. Өлкәннәр көнендә "Космос" яшьләр үзәгендә - "Иң шәп әби", Иске Зәй бистәсе спорт-мәдәни үзәгендә "Супер әби" бәйгеләре үтәчәк. Китапханәләр, туган як тарихын өйрәнү музее, "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге, мәдәният йортлары һ. б. күп кенә оешма-учреждениеләр әлеге көнгә кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар әзерли. Мәктәпләрдә, мәдәният учреждениеләрендә өлкәннәр катнашында күптөрле чаралар планлаштырыла.

1 октябрь көнне "Мәктәп ярминкәсе"ндә укучылар үзләре үстергән яшелчәләрне өлкәннәребезгә түбән бәядән тәкъдим итәчәк. Бу көнне көндезге сәгать 3тә "Энергетик" Мәдәният сараенда "Картаямыни соң йөрәк?!" дип исемләнгән күңел ачу программасы булачак. Биредә көннең беренче яртысында өлкәннәр кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылачак.

Ялгыз яшәүче өлкәннәргә кайнар аш оештыру, булышлык итү максатыннан соңгы елларда "Яшьлек" боз сараенда эшмәкәрләр, район Советы һәм башкарма комитетта эшләүчеләр арасында хәйрия хоккей матчы уздырыла, быел да әлеге игелекле гамәл башкарылачак, ди Светлана Иванова.

Иң мөһиме - өлкәннәрнең берсе генә дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Өлкән кешене якты караш, җылы сүз канатландыра. Ә болар - һәркайсыбыз кулыннан килә торган эш-гамәлләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: