Зәй офыклары

Бертуганнар кебек яшибез

Күршеләр, шәһәр халкы белән очраштыру, эшләгәннәргә нәтиҗә ясау максатыннан оештырылучы "Ишегалды бәйрәме"нең чираттагысы Иске Зәй бистәсендә Яшьлек урамының 7 "а" йорты ишегалдында узды. Бәйрәмгә бистәнең шактый урамыннан олысы-кечесе җыелды. Әлеге йорт ишегалды башкаларга үрнәк итеп куярлык. Биредә менә дигән балалар мәйданчыгы ясалган, уйнарга ком китерелгән, өлкәннәргә утырырга утыргычлар куелган. Бистәгә...

Күршеләр, шәһәр халкы белән очраштыру, эшләгәннәргә нәтиҗә ясау максатыннан оештырылучы "Ишегалды бәйрәме"нең чираттагысы Иске Зәй бистәсендә Яшьлек урамының 7 "а" йорты ишегалдында узды. Бәйрәмгә бистәнең шактый урамыннан олысы-кечесе җыелды. Әлеге йорт ишегалды башкаларга үрнәк итеп куярлык. Биредә менә дигән балалар мәйданчыгы ясалган, уйнарга ком китерелгән, өлкәннәргә утырырга утыргычлар куелган. Бистәгә килгәндә, биредә агымдагы елда шактый эшләр башкарылды. Макаров, Калинин урамнары юллары төзекләндерелде. Социаль-көнкүреш объектлары да җитәкчелекнең даими игътибарында. Узган ел балалар бакчасының түбәсе, тәрәзә-ишекләре алыштырылган иде, быел исә санузеллар яңартыла. Быел да биредә яңа төркем ачарга ниятлиләр. Мәктәпнең ашханәсен ремонтлау да күз уңында тотыла. Бакча белән мәктәп арасына тротуар салынды. Баскетбол мәйданчыгына асфальт түшәлде.

Бәйрәмне "Иске Зәй" торак милекчеләре ширкәте район мәдәният йорты, яшьләр үзәге хезмәткәрләре белән берлектә оештырды. Бизәлгән ишегалды, музыка бистәдә яшәүчеләрне күпләп үзенә җыя торды. Өлкәннәрнең урыны түрдән булды. Бәйрәм кичен балалар бизәде: алар асфальтка рәсемнәр ясады, тезелешеп утырып, үзешчәннәргә кушылып җырлады, биеде. Шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, "Иске Зәй" ТМШ рәисе Владимир Кипров чыгыш ясап, башкарылган эшләр турында сөйләде, халыкка күңелле яллар теләде. Бу көнне балалар, өлкәннәргә дә игътибар зур булды. Юбилейлары булган бер төркем өлкән кеше - Рәшидә Миңнеханова, Закирә Шириязданова, Тәгъзия Мөхәммәтҗанова, Нәҗибә Сафиуллина, Николай Красильниковлар, мәйдан уртасына чакырылып, аларга җылы сүзләр әйтелде, бүләкләр тапшырылды. Гаилә - җәмгыятьнең нигезе. Бергә озын-озак, күпләргә үрнәк булып гомер иткән парлар да хөрмәтләнде бу көнне. Алар - Нина белән Василий Барановлар, Елена белән Владимир Колочковлар, Елизавета белән Владимир Гавриловлар, Антонида белән Александр Ганиннар, Рәмзия белән Зиннәтулла Хәбибуллиннар.

Яшь гаилә Артамоновларны котлаганда озын-озак гомер итүче парлардан үрнәк алырга чакырылды. Балалар - безнең киләчәк. Беренче сыйныфка укырга баручы 5 малай-кызга бу көн аеруча истәлекле булды. Бәйрәмдә аларга уку кирәк-яраклары тапшырылды. Кемнәрдер күптән күрмәгән танышын, ә кемнәрдер күршесен очратты бу көнне. Кыскасы, бәйрәм бистә халкын күрештерде, очраштырды, ял иттерде. Ләйсән Гайфуллина, район мәдәният йорты, яшьләр үзәге үзешчәннәре чыгышы көчле алкышларга күмелде. Кичәдә яшеллек, чәчәк үстерүгә мөкиббәннәр дә игътибарсыз калмады. Балконында аллы-гөлле чәчәкләр үстергән Ангелина Попунина аерым игътибарга алынды. Әнә шулай һәрнәрсәне игътибарда тотып, күңелле һәм мәгънәле узды бәйрәм. Мондый бәйрәм-очрашулар кирәк, ул кешеләрне очраштырып кына калмый, ә хезмәткә рухландыра, яңа үрләргә әйди, ди йорт буенча җаваплы Альбина Нургалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: