Зәй офыклары

“Без бергә. Без булдырабыз!”

Узган атнада Иске Зәй бистәсендә бер төркем кыю, актив балалар велойөреш уздырды. Яшьләр үзәге бәйрәмнәр уңаеннан оештырган әлеге чарада искезәйлеләр генә түгел, шәһәрнең яңа өлеше балалары да катнашты. Маршрут үзәк урам буйлап, шәһәрнең истәлекле урыннары аша узды. Велосипедта үтелгән юл 15 километрдан артып китте. Күмәкләп, көлешә-шаярыша үтелгән араны балалар сизмәделәр...

Узган атнада Иске Зәй бистәсендә бер төркем кыю, актив балалар велойөреш уздырды. Яшьләр үзәге бәйрәмнәр уңаеннан оештырган әлеге чарада искезәйлеләр генә түгел, шәһәрнең яңа өлеше балалары да катнашты. Маршрут үзәк урам буйлап, шәһәрнең истәлекле урыннары аша узды. Велосипедта үтелгән юл 15 километрдан артып китте.

Күмәкләп, көлешә-шаярыша үтелгән араны балалар сизмәделәр дә.

-Мин үземнең буш вакытымны күбрәк яшьләр үзәгендә үткәрәм. Кул эшләре, рәсем түгәрәгенә йөрим. Велойөрештә дә бик теләп, рәхәтләнеп катнаштым һәм рухи канәгатьлек алдым, чөнки ул югары дәрәҗәдә оештырылды. Без флаглар тотып, картеж булып йөрдек. Мин үземнең Татарстанда яшәвем белән горурланам, - дип фикерләре белән уртаклашты Диана Чекменева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: