Зәй офыклары

Без чиста шәһәр өчен, ди яшьләр

Матур, чиста шәһәр һәркемнең күңеленә хуш килә. Ә аны шул халәттә тотуга үз өлешең керсә, чисталыкка игътибар аеруча арта. Әлеге максатны күздә тотып, шәһәрдә тагын бер үзенчәлекле"Без чиста шәһәр өчен" дигән акция старт алды. Гаилә корып, яңа тормыш башларга җыенучы яшь парлар һәр атнаның сишәмбесендә ЗАГС территориясен тәртипкә китерүдә катнаша....

Матур, чиста шәһәр һәркемнең күңеленә хуш килә. Ә аны шул халәттә тотуга үз өлешең керсә, чисталыкка игътибар аеруча арта. Әлеге максатны күздә тотып, шәһәрдә тагын бер үзенчәлекле"Без чиста шәһәр өчен" дигән акция старт алды. Гаилә корып, яңа тормыш башларга җыенучы яшь парлар һәр атнаның сишәмбесендә ЗАГС территориясен тәртипкә китерүдә катнаша.

-Акциянең максаты - әйләнә-тирәне матур итеп, тәртиптә тоту белән беррәттән, киң җәмәгатьчелек, аеруча яшьләр игътибарын чисталыкка җәлеп итү, истәлекле тантана була торган бу урынның һәрчак көлеп торуына ирешү, шәһәрдәшләребезне үз гамәлләренә җаваплы булырга өндәү, - ди ЗАГС бүлеге белгече Ландыш Ананьева.

Инде әлеге мөһим акциядә үз теләкләре белән 11 яшь пар катнашырга өлгергән. Алар барысы да уртак тормышның, беренче гаилә бәйрәменең менә шулай чиста, саф башлануын тели.

-Кәләшем белән бергәләп, шәһәребезнең матурлыгына үз өлешебезне кертәбез. Уртак тормышны күркәм гамәл белән башлап җибәрү күңелле. Без бу акциядә теләп катнашабыз, - диде Сергей Колотилов, сөйгәне Анастасия Тукмачевага ягымлы елмаеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: