Зәй офыклары

Безнең дә бар геройларыбыз

Россиядә 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак 2007 елдан бәйрәм ителә. Аны революциягә кадәр билгеләп үтелгән Георгий кавалерлары көнен торгызу дип тә кабул итәләр. Георгий кавалерлары көне 1769 елның декабрендә Екатерина II карары белән империянең иң югары хәрби бүләген - Изге Георгий орденын гамәлгә кертү хөрмәтенә бәйрәм ителгән. Дүрт дәрәҗәдәге...

Россиядә 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак 2007 елдан бәйрәм ителә. Аны революциягә кадәр билгеләп үтелгән Георгий кавалерлары көнен торгызу дип тә кабул итәләр. Георгий кавалерлары көне 1769 елның декабрендә Екатерина II карары белән империянең иң югары хәрби бүләген - Изге Георгий орденын гамәлгә кертү хөрмәтенә бәйрәм ителгән. Дүрт дәрәҗәдәге бу орденның барысына да тарихта бары дүрт кеше лаек була. Шуларның берсе - 1812 елдагы Ватан сугышында рус армиясе баш командующие Михаил Кутузов. Большевиклар чорында бәйрәм дә, орден да бетерелә. Георгий ордены кабаттан 2000 елда торгызыла.

Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен Татарстаннан 221 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Алар арасында безнең якташларыбыз - 1905 елда Гүлкин авылында туган, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 1944 елның 5 декабрендә Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган очучы Григорий Ларионов, 1918 елда Ярославльдә туып, балачагы Иске Тәкмәктә үткән, 1943 елның 1 ноябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән хәрби очучы Николай Майков, 1918 елда Поручик авылында туган, хәрби очучы (сугышта батырлыгы өчен I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә, соңрак ул Советлар Союзы Герое исеме белән тиңләштерелә) Александр Васильев та бар.

50 кеше өч дәрәҗәдәге Дан орденының тулы кавалеры булган. Ватанны яклап кылган кыю адымнары өчен бик күп татарстанлы орден-медальләр белән бүләкләнә. Әмма алар инде безнең арада бик аз калып бара. Советлар чорындагы Социалистик Хезмәт һәм Советлар Союзы Геройлары үрнәгендә ил данын бүген яңа буын Хезмәт һәм Россия Геройлары күтәрә. Шундыйларның берсе - райондашыбыз Мәсгут Гыйльфанов. Ул 1940 елның 1 апрелендә Куш-Елга авылында туа. Үзенең бөтен гомерен туган ягы белән бәйләп, башта терлекчелектә эшли, аннан калган вакытын колхоз кырларында шикәр чөгендере игүгә багышлый. Бу юнәлештә ирешкән уңышлары өчен ул өч дәрәҗә Хезмәт Даны ордены һәм башка дәүләт бүләкләренә лаек була.

1920 елның 20 маенда Сарсаз-Баграж авылында туган Мария Хөснетдинова ХХI партсъезд исемендәге колхозда хезмәт куеп, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру, техникадан югары нәтиҗә белән файдаланып, уңышны арттыруда куйган тырышлыгы өчен 1966 елда Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: