Зәй офыклары

Безнең Рушания

Яратып укый торган "Зәй офыклары" газетасы битләрендә Хезмәт кешесе елы уңаеннан төрле һөнәр ияләре турында бер-бер артлы дөнья күргән язмалар күңелгә аеруча хуш килә. Безнең матур табигать кочагына урнашкан Кәрәкәс авылы да уңган кешеләргә бай. Күңелемнән йорт саен тукталып, тырыш авылдашларымны барлыйм, ә араларыннан берсенә җиткәч, ирексездән, кулыма каләм алып...

Яратып укый торган "Зәй офыклары" газетасы битләрендә Хезмәт кешесе елы уңаеннан төрле һөнәр ияләре турында бер-бер артлы дөнья күргән язмалар күңелгә аеруча хуш килә. Безнең матур табигать кочагына урнашкан Кәрәкәс авылы да уңган кешеләргә бай. Күңелемнән йорт саен тукталып, тырыш авылдашларымны барлыйм, ә араларыннан берсенә җиткәч, ирексездән, кулыма каләм алып аңа гына хас сыйфатларны яза башлавымны сизми дә калдым. Кем ул дисезме? Ул - 30 ел гомерен сәламәтлек сагына, кәрәкәслеләрнең иминлегенә багышлаган мөхтәрәм авыл фельдшеры Рушания Исламова.

Рушания 1985 елда Түбән Кама медицина училищесын тәмамлаганнан соң, юллама нигезендә Кәрәкәскә эшкә кайта. Һөнәренә бирелгән, белемле хезмәткәр булуы өстенә, тәмле теле, ягымлы мөгамәләсе белән дә дәвалый ул авыруларны. Авыл халкы күңелен яулап өлгергән кызга Фоат исемле егет баш-аягы белән гашыйк була. Рушаниянең Кәрәкәстә төпләнеп калуына авылдашлар Фоатка да рәхмәтле. Бүгенге көндә Исламовлар өч бала тәрбияләп үстереп, аларны туган йортларыннан чыгарып җибәрергә өлгерде инде. Марат белән Миләүшә, әниләре һөнәрен сайлап, Казанда медицина университетына өстенлек бирделәр, ә кечесе Салават Түбән Камада төрек лицеенда укый. Шунысын да әйтергә кирәк, әтиләре Фоат та - медицина өлкәсен үз иткән кеше. Ул бүген районның баш ветеринария табибы булып эшли. Алар Фоатның әнисе Минненур апаны да тәрбияләп яшиләр.

Рушания, ишле гаилә учагын саклавы өстенә, көн дими, төн дими, ярдәмгә мохтаҗларга булышырга ашыга. Көндезләрен авыл уртасындагы бәләкәй йортта урнашкан медпунктта өлкәннәрнең кан басымын үлчи, уколлар ясый, кичләр һәм кайбер төннәрдә авыр хәлдәгеләргә ашыгыч ярдәм күрсәтә. Үз мисалымнан чыгып та сокланып туя алмыйм мин аңа. Бервакыт тәрбиягә алган кечкенә балам авырый башлады, үземчә ярдәм итәргә тырышып карадым, файдасы тимәде, сәгатькә карыйм, кичке 10 җиткән, шулай да Рушаниягә шалтыратырга булдым. Ә ул секунды-минуты белән килеп тә җитте, тиешле чараларны күрүгә, баланың хәле күзгә күренеп яхшыра башлады. Мин аңа моның өчен бу минутта күктәге йолдызны да алып бирергә әзер идем. Хәер, баласын терелтүчегә һәр ата-ана да шундый мөнәсәбәттәдер. Шул мизгелдә Рушаниянең кәрәзле телефоны шалтырады, тагын кемгәдер ашыгыч ярдәм кирәк, ул шунда чыгып йөгерде. Менә шундый хезмәтен намус белән башкаручы, чын күңелдән кешеләргә ярдәм итүче хезмәткәрне ничек яратмыйсың да ничек үз итмисең. Кәрәкәстә аңа карата начар фикердә булган бер генә кешене дә очратмассың.

Кәрәкәслеләрнең иң зур теләге - авыл халкына ярдәм күрсәтү өчен заманча шартлар тудырылу. Кечкенә авыл йортын медпункт итеп, буяп, төзәткәләп, тирәсенә чәчәкләр утыртып, кешеләр килгәндә күңелләре дә матурлыкка карап савыксын, күтәрелсен дип эшли Раушания. Ә инде, башка авыллардагы кебек, модульле заманча ФАП булса, Рушания ханым аннан медпункт кына түгел, савыктыру үзәге ясар иде.

Рушанияне һөнәри бәйрәм - Медицина хезмәткәрләре көне белән котлап, исәнлек эшендә уңышлар, гаилә бәхете телибез.

Ихтирам белән кәрәкәслеләр исеменнән Роза Хәкимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: