Зәй офыклары

Безнең Вильдан бабабыз

Безнең бәхетле тормышыбыз, матур якты көннәребез, азатлыгыбыз өчен түгелгән канны ничек онытырга? Рәхимсез сугыш кешеләргә әйтеп һәм язып бетергесез кайгы китерә. Һәр совет гаиләсеннән сугышка күпме кеше китә. Яшь егетләр һәм кызлар туган җирләрен саклау өчен, фронтка алыналар. Аларның барысының да теләге бер - Җиңү көнен якынайту. Совет сугышчылары юлсыз...

Безнең бәхетле тормышыбыз, матур якты көннәребез, азатлыгыбыз өчен түгелгән канны ничек онытырга? Рәхимсез сугыш кешеләргә әйтеп һәм язып бетергесез кайгы китерә. Һәр совет гаиләсеннән сугышка күпме кеше китә. Яшь егетләр һәм кызлар туган җирләрен саклау өчен, фронтка алыналар. Аларның барысының да теләге бер - Җиңү көнен якынайту. Совет сугышчылары юлсыз җирләрдә пычрак ерып, төрле авырлыкларны үтеп, дошманны илебездән куып чыгарганнар һәм үз оясында - Берлинда тар-мар иткәннәр. Без бу турыда төрле фильмнар карап, китаплар укып, ветераннарыбыз сөйләме аша беләбез. Сугыш күп гаиләләргә күз яше, кайгы алып килә. Я ире, я улы, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында ятып калалар. Сугыш елларында ачлыктан да, төрле авырулардан да үлүчеләр, күп була. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан була. Нинди зур югалтулар... Аксар авылында туып үскән бабабыз Гыйльманов Вильдан Гыйльман улы да (1907 нче елгы) 1941 нче елның июль аенда Ватанны сакларга фронтка китә һәм 10 нчы августында укчылар полкында хәрби ант кабул итә. Ул 363 нче укчылар полкында пехота укчы-пулеметчысы булып хезмәт итә. Рядовой Гыйльманов меңнәрчә километр тузанлы юлларны үтә. Безнең илебез өчен 1941 нче елның июленнән 1942 нче елның ноябренә кадәр вакыт иң авыр еллар була, бу чорда бабабыз Вильдан Үзәк фронтта хезмәт итә. Ул Калининградны азат итү сугышларында катнаша. Авыр сугышта каты яралана һәм аны Березники шәһәренә дәваланырга җибәрәләр. Тирән яралары кулында һәм җилкәдән кереп күкрәктән чыккан иде, бәхеткә каршы йөрәгенә тимәгән. Яралары авыр төзәлә, шуңа күрә 1942 нче елның ноябрендә хәрби хезмәттән запаска күчерелә. Бабайны Казан артындагы Колай совхозына эшкә җибәрәләр, анда үгез җигеп, авыл хуҗалыгында төрле эшләр башкаралар, тылда фронт өчен хезмәт итә. Сугыштан соң Аксар авылына кайта һәм кырчылык бригадиры булып эшли. Ватанны саклаудагы бүләкләре янына ирешкән уңышлары өчен "Хезмәттәге казанышлары өчен" медаленә лаек була. Бабам күп еллар район судында халык утырышчысы була. Гадел хөкем чыгаручы хөкемдар Халиуллин эшчәнлеге турында бабабыз без - оныкларына сөйли иде. Әтиләре яу кырында һәлак булган, бүгенге көндә исән булган, әти назыннан мәхрүм булган, "әти" сүзен бер тапкыр да әйтә алмаган авылдашларыбыз безнең арада яшиләр, алар хөрмәтле аксакаллар, ак әбиләр. Ә бит сугыш Аксар авылында гына да 100 дән артык сабыйны әтисез калдыра, ятим итә. Балалары бәхетенә бабам исән кала, алар ятимлек ачысын тоймыйлар. Ватанны фронтта гына түгел, тылда да саклаганнар. Тылда өлкәннәр белән бергә балалар эшләгән. Хатын-кызлар төннәрен утырып җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләгәннәр, җиңү өчен барлык тырышлыкларын куйганнар. Тылда миллионнарча хатын-кызлар, карт-корылар, бала-чагаларның батырлыгыннан башка бу Җиңүне күз алдына да китереп булмый. Вильдан бабайның олы кызы Кәүсәрия апа да өлкәннәргә ияреп басуда эшли, Җиңүгә үзеннән өлеш кертә. Сугыш башланганда Кәүсәрия апа 3 нче сыйныф укучысы була. Шушы кечкенә балалар тырма өстерәп печән җыялар, утауга йөриләр. "Бригадир Миңнурый апа ат арбасына утыртып, басуга чүп утарга алып барды. Укытучыбыз Матвеева А.Я. (мәрхүм) һәр балага 5 әр сотый тары, бодай җире бүлеп бирә иде. Без кечкенә кулларыбыз белән тезләнә-тезләнә үзебезгә бирелгән җирне утадык. Иптәшләрем Яруллина Миңненур, Насыйбуллина Саимә, Мәүлитова Мәрзия, Гиниятова Кәмәрияләр белән ярыша-ярыша эшләдек, зурлардан калышмаска тырыштык. Көзен бәрәңге чүпләргә чыга идек. Чиләкләребез дә үзебез буе бит әле. Миңнурыйның чиләге олырак, шуңа күрә бригадир Зиннәт бабай аңа чиләк өстенә чыбык үрергә куша иде. Кичен бригадир бабай чиләгебез төбенә бәрәңге салып кайтара. Ул кып-кызыл бәрәңге бүгенгедәй күз алдында. Өйгә кайткач, әни шул бәрәңгене пешереп бирә. Хәзер дә хәтердә - дөньяда шул бәрәңгедән дә тәмле әйбер юк кебек. Бездән олырак малайлар ат белән җир сукаладылар. Ә сугыш беткән хәбәрне ишеткәч, көне буе урамда шатланып кычкырып йөрдек," - дип сөйли хөрмәтле тыл ветераны - Кәүсәрия апабыз. Совет халкының батырлыгы, тырышлыгы бушка китми: көтелгән Җиңү көне килә. Шуннан бирле 9 нчы май халык бәйрәменә - Җиңү көненә әйләнә. Бөек Ватан сугышы халык күңелендә иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр. Халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт ихтирам һәм хөрмәт белән искә алыныр. Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадына барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле сугыш һәм тыл ветераннарын күреп сокланабыз. Безгә тыныч тормыш бүләк иткәннәре өчен рәхмәт әйтеп баш иябез. Сугыш һәм тыл ветераннарына мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: