Зәй офыклары

Бүген халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

Коррупциячел гамәлләр белән бәйле хәлләр ил, дөнья күләмендә борчулы проблемаларның берсе булып тора. Коррупциягә каршы халыкара көрәш көнен билгеләү дә нәкъ менә шушы негатив күренешләргә карата киң җәмәгатьчелектә тискәре караш, бу хәлләр белән килешмәүне тәрбияләү максатында кабул ителгән. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясы халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен гамәлгә керткәндә...

Коррупциячел гамәлләр белән бәйле хәлләр ил, дөнья күләмендә борчулы проблемаларның берсе булып тора. Коррупциягә каршы халыкара көрәш көнен билгеләү дә нәкъ менә шушы негатив күренешләргә карата киң җәмәгатьчелектә тискәре караш, бу хәлләр белән килешмәүне тәрбияләү максатында кабул ителгән. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясы халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен гамәлгә керткәндә аның резолюциясенә коррупциягә китерүче гамәлләрнең проблемасын тирәнтен өйрәнү максатын да куйган. "Коррупциягә каршы гамәлләр турында" 273нче Федераль Закон нигезендә коррупциячел гамәлләрне булдырмау, аларга каршы гамәлләрне күзәтү РФ Генераль прокуратурасы һәм Татарстан прокуратурасы тарафыннан мөһим эш юнәлешләренең берсе буларак билгеләнгән. Әлеге эшчәнлекнең безнең районда ничек алып барылуы, коррупциячел гамәлләргә каршы көрәштә җитешмәгән яклар турында без шәһәр прокуроры Ринат Кәримов белән сөйләштек.

- Ринат Рәисович, бу ел прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан коррупциягә каршы гамәлләрне күзәтү юнәлешендәге эшчәнлек буенча ничек бәяләнә? Районда бу проблеманы булдырмауга каршы юнәлтелгән чаралар җитәрлекме?

- Коррупция XX гасырның икенче яртысыннан глобаль, халыкара проблемага әйләнеп, бүгенге заманның катлаулы, беренчел дәрәҗәдәге промлемаларының берсенә әверелде, шуңа да аңа киң җәмәгатьчелек тарафыннан даими игътибар кирәк. Безнең район җирлегенә төшеп караганда да без бүген гражданнарыбызның коррупциягә каршы көрәштә активлыгына мохтаҗ. Ришвәт, законсыз гамәлләр турында белә торып моңа күз йомарга ярамый. "Коррупциягә каршы гамәлләр турында" 273нче Федераль Закон илнең барлык гражданнарын да, чит ил гражданнарын да, гражданлыгы булмаганнарны да бертигез дәрәҗәдә мондый гамәлләр кылганда җаваплылыкка тартуны карый. Анда җинаять, админстратив, гражданлык-хокукый, дисциплинар җаваплылыкка тарту күз уңында тотыла. Әлеге закон нигезендә без шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре муниципаль хакимият органнары белән берлектә коррупциячел гамәлләргә каршы эшне җитди контрольдә тотабыз. Монда җәзага тарту турында гына сүз бармый, контроль- ревизия органнары белән тикшерүләр үткәрү, профилактик эшчәнлеккә дә зур игътибар бирелә. Закон нигезендә аңлату эшләрен массакүләм мәгълүмат чараларында да даими алып барабыз. Ә агымдагы елда прокуратура тарафыннан коррупциячел гамәлләр буенча районда 126 закон бозу очраклары ачыкланды. Агымдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу вакытта шундый 155 закон бозу очрагы теркәлгән булган. Бу саннар узган ел коррупциячел гамәлләр азрак булган да быел артып киткән дигәнне аңлатмый, монда сүз эшнең нәтиҗәлерәк оештырылуы, җинаять эшләре ачылуга китерердәй гамәлләрне кисәтүнең активлашуы турында бара.

- Алдагы елларда җирле үзидарә органнары хокукый-норматив документларында коррупциячел гамәлләргә юл куелырдай, закон таләпләре үтәлмәгән урыннар булу сәбәпле төгәлсезлекләргә очрау прокуратура тикшерүләре барышында еш ачыклана иде. Быелгы елда бу проблема ничек?

- Зәй муниципаль районы җирле үзидарә органнары белән килешү нигезендә хәзер барлык хокукый-норматив актларның проектлары шәһәр прокуратурасына җибәрелеп коррупциягә каршы экспертиза үтә. Алай гына да түгел, хокукый-норматив акт проект рәвешендә безнең тарафтан бер тикшерелсә, кабат төп документ буларак кабул ителгәндә икенче тапкыр тикшерелә. Бездә аның белән эшләүче аерым хезмәткәр билгеләнгән. Закон таләпләренә нигезләнеп үткәрелгән экспертиза буенча, документлардагы коррупциячел факторлар күрсәтелеп, аларны төзәтү безнең хезмәткәр тарафыннан күрсәтелә. Мәсәлән, агымдагы елның 9 ае эчендә генә дә 1167 хокукый-норматив актларның проектлары шундый тикшерү үтте. Шуларның 43 ендә төрле төгәлсезлекләр ачыкланды. Төгәл булмаган проектларның 11 е коррупциячел гамәлләр факторлары булу белән билгеләнде. Ә узган ел мондый документлар проектлары ел дәвамында 1081 данә тикшерелгән, аларда закон таләпләре бозылган дип табылган 23 документның 21ендә коррупциячел факторлар булуы ачыкланган. Әлеге саннар үзе үк хокукый-норматив актлар төзүчеләрнең җитдирәк эшли башлаулары турында сөйли. Ә инде әлеге акт проектлары төп документ буларак кабул ителү алдыннан тикшерүгә килгәндә, алар агымдагы елның 9 аенда 530 булган. Тагын шунысы да бар федераль һәм республика законнарына үзгәрешләр кертелеп тора. Вакыт үтү белән хокукый-норматив актлар да законнар үзгәрү сәбәпле үзгәртелүләрне сорый. Монысын да без контрольгә алдык. Безгә эскпертизага китерелгән документларның бер нөхсәсе архивта кала. Әгәрдә законнарда әлеге документларга кагылышлы үзгәрешләр була икән, безнең җаваплы хезмәткәр җирле үзидарә органнарына аны төзәтү кирәклеген белдергән мәгълүмат җибәрә. Быел шундый эчтәлектәге 40 төзәтмә ясау каралган.

- Районның дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан керемнәре һәм милекләре турында тулы мәгълүмат бирмәү, хезмәт урыннарыннан файдаланып коррупциячел гамәлләргә бару очраклары быел күзәтелдеме?

- Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең закон таләпләрен үтәү торышы, бигрәк тә коррупциячел гамәлләргә бару ихтималы булу аеруча җитди күзәтүдә тора. Мәсәлән, районның дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре керемнәре һәм чыгымнары, милекләре турында тулы мәгълүмат бирүләренә килгәндә, 2014 ел өчен тулы күләмдә хисап тотмаучылар булуы ачыкланды. Район хакимиятенең 8 муниципаль хезмәткәре барлык керемнәрен дә күрсәтмәве, 4 муниципаль хезмәткәрнең шәхси милеге булуын белдермәүләре ачыкланды. Мондый керем турындагы белешмәләрдә тулы мәгълүмат бирелмәү очраклары эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре арасында да булды. тикшерүләр барышында хезмәткәрләрнең кайбер төр керемнәрен онытулары яисә игътибарга алмаулары билгеләнде. Закон нигезендә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр укыту, фәнни, иҗади эшләргә кагылган эшчәнлектән башка бүтән төрле өстәмә керем алырга тиеш түгелләр. Бу уңайдан ачыкланган бер коррупцион фактка тукталып үтәсе килә. Прокуратурага үзенә хезмәт хакын вакытында түләмәүләрен белдердеп ерак юлга йөрүче машина йөртүче мөрәҗәгать итте. Хезмәт кодексы буенча тикшерү эше башлау ахыр чиктә коррупцион элемментны ачыклау белән тәмамланды. Районның бер дәүләт органы хезмәткәре йөк машинасы сатып алып, аны үзенә өстәмә керем алу сыйфатында файдаланган. Хәзер аның мондый керем алу юлы бетерелде, хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Шулай ук, элек дәүләт, муниципаль хезмәткәр буларак хезмәт куеп күпмедер вакыттан соң әлеге эш урыныннан китеп, нинди дә булса коммерция оешмасына эшкә урнаша икән, әлеге хезмәткәр турында оешма җитәкчелеге, ул элек эшләгән дәүләт, муниципаль органдагы хезмәт урынына хәбәр итәргә тиеш. Бу киләчәктә әлеге хезмәткәрнең коррупциячел гамәлләрдә катнашу ихтималы булуын контрольдә тоту өчен кирәк. Әгәрдә оешма җитәкчелеге тиешле мәгълүматны җиткермәсә, бу да закон бозуга керә. Быел без шундый эчтәлектәге ике эш буенча тикшерү алып бардык, аның берсе Алабуга, икенчесе Чаллы шәһәрендәге оешмаларга кагыла. Ә Зәй районында бу рәвешле закон бозучы оешмалар ачыкланмады.

- Коррупциячел гамәлләр буенча нинди җинаять эшләре кузгатылды?

- 2015 елда коррупцион җинаятьләр буенча 14 хәбәр теркәлде. Шуларның 9ы буенча җинаять эше кузгатылды. Шуларның өчесе полиция хезмәткәренә админстратив җаваплылыктан качу өчен бирелгән ришвәт белән бәйле. 1 очракта ЮХИДИ хезмәткәре ришвәт алган, 4 җинаять эше бюджет акчаларын үзләштерүгә кагыла, 1 очракта коммерция серен сатып алу билгеләнде. Бюджет акчасын үзләштерүгә килгәндә алар әлегә барысы да тикшерү стадиясендә. Болардан дәүләткә китерелгән зыян 1,5 млн. сумнан артыклык дип исәпләнә. Аеруча зур сумманы үзләштерүдә бер дәүләт оешмасы җитәкчесе шикләнелә.Ул берничә ел дәвамында коммерция белән шөгыльләнүче кешеләрне үзендә эшләүчеләр буларак теркәтеп, эш хакы билгели, моның өчен үзе кыйммәтле материаллар белән бүләкләнә. Ә коммерция серен сатып алу белән бәйле җинаять эшендә Чиләбе кешесе тоткарланды. Ул безнең бер заводның коммреция серен сатып алуда гаепләнә, бу эш шәһәр суды каравына куелды.

- Ринат Рәисович,әңгәмәбез башында сез гражданнарның коррупциячел гамәлләргә каршы көрәштә актив булмавын ассызыклаган идегез. Ел дәвамында кешеләр тарафыннан мондый юнәлештә бер генә хәбәр дә алынмадымы?

- Кызганыч, кешеләр коррупциячел гамәлләр турында хәбәр салырга ашкынып тормый. Ел башыннан бүгенге көнгәчә прокуратурага гражданнар мөрәҗәгате 588 теркәлде, шуларның бары берсе генә аноним төстә граждан тарафыннан коррупциячел гамәл турында бирелгән мәгълүмат. Әмма шуны истән чыгарырга ярамый, әгәрдә без ришвәт алу, коррупциягә кагылышлы бүтән төрле гамәлләргә күз йомып торсак, аны бетерү, хәтта киметү дә бик авыр булачак. Шуңа күрә, барлык райондашларыбыздан бу проблемага карата түземсез булырга, прокуратура, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә ышаныч белдереп хәбәр салырга киңәш итәм. Барлык хәбәрләр дә безнең тарафтан җитди тикшерү үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: