Зәй офыклары

Бүген – Хәтер һәм кайгы көне (фотолар)

Бүген - Хәтер һәм кайгы көне. 74 ел элек Бөек Ватан сугышы башланды. Ул тарихка иң канкойгыч, иң күп кешеләр үлеменә китергән сугыш буларак керде. Әлеге уңайдан Зәйнең Җиңү бульварындагы Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында митинг үтте. Анда район җитәкчелеге, оешма, предприятие, учреждениеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре, ветераннар, балалар катнашты. Митингны шәһәр...

Бүген - Хәтер һәм кайгы көне. 74 ел элек Бөек Ватан сугышы башланды. Ул тарихка иң канкойгыч, иң күп кешеләр үлеменә китергән сугыш буларак керде.

Әлеге уңайдан Зәйнең Җиңү бульварындагы Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында митинг үтте. Анда район җитәкчелеге, оешма, предприятие, учреждениеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре, ветераннар, балалар катнашты. Митингны шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин алып барды. Анда катнашучылар яу кырында башларын салган, сугыштан кайтып авыру, яралардан үлгән якташларыбыз истәлегенә мәңгелек утка чәчәкләр куйдылар.

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан бүген башка төр чаралар да уза: Иске Зәйдәге һәйкәл янында туган як тарихын өйрәнү музее район мәдәният йорты белән берлектә "Иртәгә сугыш иде..." акциясе үткәрә, кичке сәгать 4тә шәһәрнең үзәк мәйданында "Хәтер шәме" һәм кичке сәгать 9да "Без хәтерлибез" акцияләре уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: