Зәй офыклары

Бүген – Көлке көне

1 апрельдә "алдалап көлдерү" һәм "алданып көлү" бик күп илләрдә шаяру төсе алган матур бер гадәткә әйләнде. Көлке бәйрәме кайчан барлыкка килгән соң? Бу традиция борынгы заманнарда язны каршылау бәйрәме булып саналган. Бу көнне кешеләр кышның усал өрәген сүрәтләүче карачкыны җирләгәннәр. Аның үлеменә кем гаепле икәнен белмәсен өчен анда катнашучыларның...

1 апрельдә "алдалап көлдерү" һәм "алданып көлү" бик күп илләрдә шаяру төсе алган матур бер гадәткә әйләнде. Көлке бәйрәме кайчан барлыкка килгән соң? Бу традиция борынгы заманнарда язны каршылау бәйрәме булып саналган. Бу көнне кешеләр кышның усал өрәген сүрәтләүче карачкыны җирләгәннәр. Аның үлеменә кем гаепле икәнен белмәсен өчен анда катнашучыларның барсы да маска кигәннәр.Шуннан бирле 1 апрельдә алдау гадәте кергән. Бу көн юмор, көлү, күңел ачу көненә әйләнгән. Россиядә бу бәйрәмнең кайчан һәм кем тарафыннан кертелүе мәгълүм түгел. 1 апрель шаяртулары Россиядә Петр 1 заманыннан бирле билгеле.

Бу көнне Россиядә генә түгел, башка илләрдә дә билгеләп узалар.

Англиядә бер-берсенә шаярулы посылкалар җибәрәләр. 1860 елның 1 апрелендә Лондонда бик зур "шаяру" була. Әлеге көнне йөзләгән кеше Тауэрда ак арысланнарны юындыру тантанасына чакыру ала. "Апрель җүләрләре" Тауэр капкасы янында иртәдән кичкә кадәр "тантана" башланганын көтәләр. Ниһаять, башларына барып җитә: шаяртканнар икән.

Австралиядә көнне кычкырып көлүдән башлыйлар. Иртән иртүк радиодан

кукумарра дигән кошның кычкыруы язылган пленканы куялар. Аның тавышы бертуктаусыз көлүгә ошаган.

Германия һәм Австриядә 1 апрельне уңышсыз көн дип санаганнар.Имеш бу көндә туган кешенең тормышы барып чыкмый. Авылларда яңа эш башламаганнар, көтүне дә кумаганнар.Өлкәннәр һәм бала-чагалар бер- берсен үти алмаслык йомышлар кушып алдалаганнар.

Хәзер дә Россиядә бу бәйрәмне яраталар. "Юмор һәм көлүнең башкаласы" дип Одесса шәһәрен саныйлар. Анда ел саен 1 апрельдә Юморина бәйрәмен үткәрәләр.

Хәзер бу бәйрәм турында белмәгән кеше юк. Халык фантазиясе, 1 апрельдә генә түгел, көндәлек тормышта да кешеләрнең күңелләрен күтәреп йөрүче Хуҗа Насретдин, Алдар кебек үзе беркатлы, үзе тапкыр әкият геройларын тудырган.

Әллә уйнап, әллә чынлап, көлергә яратучыларны берничә төргә бүлеп, характер үзенчәлекләрен ачыклаганнар. Ышанмасагыз, сынап карагыз.
1. "У" га көлү - "ху-ху-ху": биредә көлү дигән нәрсә калмаган, бары тик шуңа охшатырга тырышу гына. Кеше шомлануларын көлү астына яшерергә тырыша. Мондый көлү, гадәттә, тәшвишле, хафаланучан, куркаграк, ә кайвакыт җаны чиста булмаган кешеләргә хас.
2. "О" га көлү - "хо-хо-хо": күк күкрәгәндәй, көчле тавыш белән көлү нәрсәнедер мыскыллауны яисә каршы чыгуны белдерә. Әмма бу кеше һәрвакыт үз-үзенә нык ышанган, көчле характерлы. Шулай ук мактану-янау, ироник ышанмау ноталары да яңгырап үтә.
3. "И" га көлү - "хи-хи-хи": ирония һәм кеше кайгысына сөенү бергә катнашкан. Яшерен, хәйләкәр, астыртын эш йөртүне аңлата. Хисләрен тышка чыгармый. Күп очракта яшь кызларга хас.
4. "Е" га көлү - "хе-хе-хе": көчәнеп кенә чыккан, хәлсез генә көлү ялагай, көнче, кемгәдер ярарга тырышучан кешеләрдә була. "Э" сузыгы көчлерәк ишетелгән саен, кара көнчелек, күралмау, тупаслык арта бара.
5. "А" га көлү - "ха-ха-ха": менә бу, ичмасам, чын-чынлап көлү! Ул йөрәктән килә, әйләнә-тирәлек белән тулысынча гармониядә. Яхшы күңелле һәм һәрвакыт шат йөрәкле кешеләр авызларын зур ачып, яңгыратып көләләр.

https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxbFYyWUExVTJOZXQ2ZDQ3aEQ3SUFOZ3U3LUJyc2t1OEJhVnV5RFBNb2xueGd3dXhISEdxdXFKVHctZWtHTjZ6QkpEM2FYaGNwSG8zX19SbmdLU2FJZHB1Q24zTjlLVHAxNFJtaFlmck5pWlZSSGZUTTlWZVBPcW5iRnBlZjZrejdZTUJkMWwwak9faA&b64e=2&sign=ea6fbfd80873d9a7db2fb6a7d4098b4f&keyno=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: