Зәй офыклары

Борчу-мәшәкатьләрне онытып

Каты авыруга тарыган, урын өстенә калган инвалидлар, аеруча балалар белән эшләү социаль хезмәткәрләрдән сабырлык, тәҗрибә, яңа эш алымнары куллануны таләп итә. Ә әлеге җәһәттән социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең бала һәм гаиләгә социаль ярдәм бүлеге эшчәнлеген үрнәк итеп куярлык. Агымдагы елда да җәен балалар өчен социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял һәм сәламәтләндерү лагере...

Каты авыруга тарыган, урын өстенә калган инвалидлар, аеруча балалар белән эшләү социаль хезмәткәрләрдән сабырлык, тәҗрибә, яңа эш алымнары куллануны таләп итә. Ә әлеге җәһәттән социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең бала һәм гаиләгә социаль ярдәм бүлеге эшчәнлеген үрнәк итеп куярлык. Агымдагы елда да җәен балалар өчен социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял һәм сәламәтләндерү лагере эшләде. Әлеге ялны аларга игелекле эшләр башында торучы эшмәкәр Владимир Евдокимов бүләк итте. Малай-кызлар ике сменада ял итеп, тернәкләндерү процедуралары алды. Бүлек хезмәткәрләре әлеге контингент балаларны үзләрен ялгыз, җәмгыятьтән аерылган итеп тоймасын өчен кулларыннан килгән кадәр тырыша. Ә менә "Карамалы" аучылык хуҗалыгы җитәкчесе Риф Әхмәтҗанов үз инициативасы белән инвалид балалар өчен аучылык хуҗалыгында ял оештыра. Балалар матур табигать кочагында урнашкан бу урынга әти-әниләре белән килә. Ял итү программаларыннан тыш, алар биредә яшәүче хайваннар, кош-кортлар белән таныша, алар белән аралаша, көймәдә йөзә. Әлеге хуҗалыкка чакыруны балаларга гына түгел, әти-әниләр дә түземсезләнеп көтә. Күптән түгел Риф Әхмәтҗанов малай-кызлар өчен янә шундый сәяхәт-ял оештырды, аның матди ягын үз өстенә алды. Үзәк хезмәткәрләренә бәйрәмне оештыруда политехник колледж волонтерлары ярдәмгә килде. Алар йөри алмаучы балаларны күтәреп йөртте. Кузьминнарның балалары кулларына да тимәде. Кыскасы, әниләр кунак булып кына йөрделәр. "Карамалы" балаларны серле әкият иленә дәште. Малай-кызлар, әйтерсең, урман аланында - матур җәй, кошлар сайрый. Хозурланып туйгысыз! Бәйрәм ямен бозарга килгән Убырлы карчык та балаларга уңай герой сыман тоелды. Клоуннар исә аларны рәхәтләндереп көлдерде. Балалар әкият геройлары белән уйнадылар, бәйгеләрдә катнаштылар. Бар да бертигез, беркемне беркем гаепләми. Алан балалар шавыннан гөрләп торды. Кемнәрдер уеннар өчен янып тора, кемнәрдер көлә, кемнәрдер уен-бәйгеләрдә үзен сыный. Малай-кызлар, мондый бәйрәмнәрдә еш очрашу нәтиҗәседер, үзләрен иркен тота. Ярыш-бәйгеләрдә катнашучыларга бүләкләр бирелде. Уеннарда иң актив катнашучы Булат Әһлиуллин, Илнара Исламова булды. Иң сөенечле мизгел агачта үсеп утыручы конфетлар җыю булгандыр. Моны балалар чын конфетлы агач итеп кабул итте, чөнки алан - серле, могҗизалы. Социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина балаларның актив булуларын теләде, әнә шулай тормыш үзәгендә кайнарга чакырды, өч ел үз инициативасы белән бәйрәм оештырган Риф Әхмәтҗановка рәхмәт сүзләре ирештерде.

- Әнә бит ничек күңел ачалар, ял итәләр, беркем дә җәмгыятьтән аерылып, үз эченә бикләнергә тиеш түгел. Аларга шатлык өстәү минем күңелне күтәрә, - ди ул.

Аучылык хуҗалыгы быел балаларны үзгәрешләр белән көтте. Биредә бездә яши торган хайван-җәнлекләр - бүре, төлке, селәүсен, аккош, үрдәк, көртлек һ.б.ларның сыннары ясалган. Әйтерсең, алар чын. Балалар алар белән танышып йөрде, истәлеккә фотога төште. Ә җанлы кабан дуңгызы, кыр үрдәкләре малай-кызларны аеруча тәэсирләндерде. Балалар күлнең икенче ягындагы кыр үрдәкләрен чакырып ашаттылар, көймәдә, квадроциклда йөрделәр. Кыскасы, алар үзләрен зоопаркта, циркта итеп хис итте. Волонтерлар балаларны аучылык хуҗалыгы буйлап йөрткәндә, әти-әниләр ял итеп, балалар кебек табигать белән хозурланды, күңел ачты. Чыбыклы авылыннан Әлфия Хөснетдинованың бирегә улы белән өченче елын килүе. Табигатьтә аралашу башкачарак кабул ителә, улым мондый чаралардан соң бик хисләнә, актив була, ди ул. Ә менә Гөлшат Әһлиуллинаның бирегә тәүге мәртәбә килүе.

- Гаҗәпләнеп, хозурланып утырам, бер мизгелгә борчу-мәшәкатьләр онытылды, җаным-тәнем ял итте, улым Булатка да тәэсир итми калмады. Әнә бит ничек актив булып, бөтен уеннарда катнаша, - дип сөенде ул. Малай-кызларның "Карамалы"дан тиз генә кайтасы килмәде. Хуҗалык капкасын чыкканда, әлеге серле урынга борылып-борылып карады алар. Ә бу сәяхәтне оештырган абыйларына рәхмәтләре самими күзләрендә чагыла иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: