Зәй офыклары

Боз өстендә сак булыгыз!

Көннәр язга таба авышкан саен, кояш та озаграк елмая, кешеләрне табигать кочагына әйди. Күпләр көннәр матур торганлыктан файдаланып, боз өстендә балык тотарга, тимераякта шуарга ашыга. Аулак сулыкларда кешеләр үлеменә юл куймау, аларның гомерен саклау буенча кайбер киңәшләрне тәкъдим итәбез: • балык тотарга киткәндә, якыннарыгызга үзегезнең кай тирәгә урнашуыгыз турында әйтеп...

Көннәр язга таба авышкан саен, кояш та озаграк елмая, кешеләрне табигать кочагына әйди. Күпләр көннәр матур торганлыктан файдаланып, боз өстендә балык тотарга, тимераякта шуарга ашыга. Аулак сулыкларда кешеләр үлеменә юл куймау, аларның гомерен саклау буенча кайбер киңәшләрне тәкъдим итәбез:

• балык тотарга киткәндә, якыннарыгызга үзегезнең кай тирәгә урнашуыгыз турында әйтеп куегыз;

• боз өсләп барганда махсус билгеләнгән урыннардан яки кеше йөргән сукмактан үтәргә тырышыгыз, бернинди эз дә булмаса, боз ныклыгына ышану өчен боз тишкечтән файдаланыгыз;

• боз буйлап хәрәкәт иткәндә калын кар катламы яткан, агым көчле булган, чишмә чыккан, бозны тишеп агач ботагы чыгып калган, сулыкка чишмә агып кергән, җылы агым белән тоташкан урыннарга аеруча игътибар итү зарур;

• балык тотканда кечкенә мәйданлы боз өстендә берничә бәке тишмәскә, берничә кеше бергә җыелып утырмаска киңәш ителә;

• боз юкаргач - аның аша чыгу, боз кузгалгач, боз өстендә уйнау катгый тыела.

Гадәттән тыш хәл килеп туганда, түбәндәге телефоннарга хәбәр итәргә: 8(8552) 77-77-01 (Чаллы), 8(8555) 36-65-67 (Түбән Кама), 8(8555) 400-100, 01, 112 (Түбән Кама), 8(85558) 7-40-01 (Зәй).

Валентин Атласов,

кече күләмле судноларны теркәү буенча дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: