Зәй офыклары

Бөтенроссия форумында зәйлеләр дә катнашты

Казанда "Ана изгелеге" ("Святость материнства") Бөтенроссия программасының IV форумы уздырылды. Әлеге форумда Зәйдән район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев җитәкчелегендәге делегация катнашты. Форумда чыгыш ясаган Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов гаиләләрнең бөтенлеге мөһимлегенә басым ясады. Ул бүген Татарстанда 1 миллионнан күбрәк гаилә исәпләнә, шулардан һәр бишенчесе - милләт буенча катнаш гаиләләр, дип...

Казанда "Ана изгелеге" ("Святость материнства") Бөтенроссия программасының IV форумы уздырылды. Әлеге форумда Зәйдән район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев җитәкчелегендәге делегация катнашты.

Форумда чыгыш ясаган Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов гаиләләрнең бөтенлеге мөһимлегенә басым ясады. Ул бүген Татарстанда 1 миллионнан күбрәк гаилә исәпләнә, шулардан һәр бишенчесе - милләт буенча катнаш гаиләләр, дип искәртте. Аның сүзләренчә, республикада Татарстанның яшь буынын тудыру һәм лаеклы үстерүгә барлык шартлар булдырылган. 2011 елдан халык санының тотрыклы рәвештә артуы -моның бер дәлиле. Ел башыннан гына да Татарстанда 47,5 меңнән артык сабый туган. Шул ук вакытта республикада төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм күрсәтү юнәлешендә зур эш алып барыла. "Быел республика бюджетының 68 проценты социаль әһәмиятле һәм беренчел чираттагы бурычларны гамәлгә ашыруга юнәлтелде. 2017 елда бу чыгымнарны 75 процентка кадәр арттыру күздә тотыла", - дип билгеләп узды бу уңайдан ТР Презденты.

Ул бүген Татарстанда күп балалы гаиләләр саны 37,5 меңнән артык булуын, шулардан 24 меңләбенә шәхси торак төзү өчен җир участоклары бүлеп бирелүен искәртеп, алардан файдалануга шартлар, аерым алганда, инфрастуктура булдыру юнәлешендә дә зур эш башкарылуына игътибар юнәлтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: