Зәй офыклары

Бөтенроссия “Хәтер вахтасы”нда катнашучылар Зәй кешесенең сөякләрен тапкан

Зәй яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче "Гвардия" эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоровка бу көннәрдә Мәскәүдән мөһим хәбәр килеп иреште. Тверь өлкәсендә казу эшләре алып барган Мәскәүнең "Витязь" эзтабарлары үзе белән медальоны булган бер кызылармияченең сөякләрен күтәрә. Ул тумышы белән Зәй районының Пәлчикәү авылы кешесе Боров Петр Андреевич булып чыга. Документларга...

Зәй яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче "Гвардия" эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоровка бу көннәрдә Мәскәүдән мөһим хәбәр килеп иреште. Тверь өлкәсендә казу эшләре алып барган Мәскәүнең "Витязь" эзтабарлары үзе белән медальоны булган бер кызылармияченең сөякләрен күтәрә. Ул тумышы белән Зәй районының Пәлчикәү авылы кешесе Боров Петр Андреевич булып чыга. Документларга караганда Петр Андреевич 1942 елның декабрендә хәбәрсез югалган булып исәпләнә. Хәзер Виктор Никифоров аның туганнарын эзләү белән мәшгуль. Әлеге кеше турында белүчеләрнең Виктор Михайловичка "В контакте" сайты аша хәбәр салуы сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: