Зәй офыклары

Бәйрәм күңелле үтсен дисәгез...

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан барлык йорт-фатирларда диярлек чыршы урнаштырылып, бизәлә. Бу матурлык балаларны гына сөендерми, өлкәннәрнең дә күңелен күтәрә, бәйрәм рухы өсти. Ел да башкарыла торган бу традиция янгын куркынычсызлыгы ягыннан аеруча сак эш итүне сорый. Кайберәүләр Яңа ел чыршысының янгын чыганагы булуын исеннән чыгара. Чыршы кую күңелсезлекләргә китермәсен өчен,...

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан барлык йорт-фатирларда диярлек чыршы урнаштырылып, бизәлә. Бу матурлык балаларны гына сөендерми, өлкәннәрнең дә күңелен күтәрә, бәйрәм рухы өсти. Ел да башкарыла торган бу традиция янгын куркынычсызлыгы ягыннан аеруча сак эш итүне сорый. Кайберәүләр Яңа ел чыршысының янгын чыганагы булуын исеннән чыгара. Чыршы кую күңелсезлекләргә китермәсен өчен, кайбер саклык таләпләрен искә төшереп үтү урынлы булыр.

Чыршыны ныклы нигезгә, ботаклары түшәмгә һәм стеналарга тиеп тормаслык итеп урнаштырырга кирәк. Аны иллюминацияләр белән баетканда көчәнешне киметүче трансформатор, гирляндаларның промышленностьта җитештерелгәнен, чыбыкларына бернинди зыян килмәгәнен куярга. Яктырткычларның чыбыклары кызганда, очкынлану барлыкка килгәндә яки аның төзеклегенә шик туганда, тиз арада электр челтәреннән аеру зарур. Төрле төстәге яктырткычлар кулланганда чыршыны өстәмә кәгазьдән, мамыктан ясалган уенчыклар белән бизәмәгез, ә шәм кую бөтенләй рөхсәт ителми. Бина эчендә шартлаткыч, фейерверк, янгынга китерердәй башка әйберләр кулланмагыз.

Чыршыга ут капкан очракта, иң элек электр челтәренә тоташкан әйберләрне аерыгыз. Тиз генә сүндерү мөмкин булмаганда, чыршыны идәнгә аударып, калын тукыма белән каплагыз да өстенә су коегыз, ә иң яхшысы - утсүндергеч. Кер, табак-савыт юу средстволарыннан ясалган эремә утны сүндерергә ярдәм итә.

Ясалма чыршыга ут капканда аны сүндерү өчен су кулланырга ярамый. Яну процессында синтетика эри, аңа су сипкәндә, кайнап чыгып чәчри һәм яну мәйданы күпкә артып, утны сүндерү мөмкин булмавы ихтимал. Әгәр 30-40 секунд эчендә януны туктатып булмаса, тиешле хезмәтләргә шалтыратып, бинадан чыгып китү ягын кайгыртырга кирәк.

Гади генә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү бәйрәмнәрнең тыныч үтүе, кеше иминлеге өчен зур әһәмияткә ия икәнен исегездән чыгармагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: