Зәй офыклары

Бәйрәмнәрнең ямен җибәрмик

Тиздән Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре якынлаша. Көтеп алынган көннәрне ямьсезләмәү һәрберебезнең үзеннән тора. Спиртлы эчемлекләр, "кәефләндерүче" матдәләр райондашларыбызның һәм кунакларның бәйрәм чорын бозмасын иде дигән теләктә булып без бу уңайдан үзәк дәваханә баш наркологы Илфат Салихов белән сөйләштек. - Илфат Фатыйхович, сер түгел бәйрәмнәр чорында алкогольне чамадан тыш куллану нәтиҗәсендә...

Тиздән Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре якынлаша. Көтеп алынган көннәрне ямьсезләмәү һәрберебезнең үзеннән тора. Спиртлы эчемлекләр, "кәефләндерүче" матдәләр райондашларыбызның һәм кунакларның бәйрәм чорын бозмасын иде дигән теләктә булып без бу уңайдан үзәк дәваханә баш наркологы Илфат Салихов белән сөйләштек.

- Илфат Фатыйхович, сер түгел бәйрәмнәр чорында алкогольне чамадан тыш куллану нәтиҗәсендә хәлләре начараючылар, шактый була. Наркотиклар белән шаяруның исә һәр очракта да аяныч нәтиҗәгә китерүен беләбез. Статистик мәгълүматларга да күз салып, бу мәсьәләдә профилактика үткәреп алу комачау итмәс...

- Әйе, бәйрәмнәрне спиртлы эчемлекләр куллануда чаманы белмичә бозып, үз сәламәтлегенә зыян китерүчеләр кызганыч, очрап тора. Аны бөтенләй кулланмау гел яхшы әлбәттә, ә инде куллангансың икән үз-үзеңә дошман булып сәламәтлегеңә зыян салма. Тагын шунысы да бик мөһим, алкоголь продукциясен ышанычлы кибетләрдән генә алу кирәк, Казахстан спиртлы эчемлекләрен яки бәясе очсыз дип шикле алкоголь продукциясен сатып алудан катгый кисәтәм, чөнки соңгы вакытларда контрафактлы эчемлекләр шактый барлыкка килде. Статистикага күз салсак, әле агымдагы елда гына безнең районда сыйфатсыз спиртлы эчемлек кулланудан 9 кеше агуланды, шуларның 8е үлде. Әлеге саннар бик куркыныч күрсәткеч, узган елда спиртлы эчемлек белән агуланучы берәү дә булмаса, аннан алдагы елда икәү иде. Димәк, сыйфатсыз алкоголь куллану арткан дигән сүз. Әлеге мәсьәлә ил, республика хөкүмәте тарафыннан да борчулы проблема дип билгеләнеп, 2016 елның 1 гыйнвареннан республикада спиртлы эчемлекләр сатуга ЕГАИС дип аталган, алкоголь продукциясе әйләнешен контрольдә тоту системасы гамәлгә кертелә. Штрих-кодлар буенча спиртлы эчемлекнең кайда җитештерелүен ачыклаучы әлеге бердәм автоматлаштырылган система ялган алкоголь продукциясенә каршы көрәштә мөһим алым булачак. Моннан тыш, Яңа ел бәйрәмнәренә һава торышының кисәк суытуын фаразлый синоптиклар, салкын вакытларда алкоголь куллану шулай ук кешенең сиземләү сәләтен киметә, өшү куркынычы туа. Шуңа да салкыннарда кайнар чәй эчү киңәш ителә.

Наркотикларга килгәндә, шулай ук төрле компанияләрдә спиртлы эчемлек куллангач, синтетик наркотик тартып карау нәтиҗәсендә наркоманнарга әйләнүчеләр бар. Әлеге кеше мондый тыелган матдәләрне куллану турында уйламаган да булырга мөмкин, ә аңа "спайс" тартырга бирү нәтиҗәсендә, беренче кулланудан ук бәйлелек барлыкка килә. Кызганыч, безнең районда да статиска күрсәткечләре яхшы якка үзгәрми. Диспансер исәбендә хәзер бездә 60 кеше тора, узган ел алар 50 иде. Профилактик исәптә торучылар саны да 30 га артты. Шуңа күрә, күңелле мизгеләрне күңелсезләп, гомерлек үкенечтән сак булу бик кирәк. Безнең шәһәребездә ялларны матур үткәрү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Күңелле дә, сәламәтлеккә файдалы да булсын өчен спорт белән шөгыльләнү иң кулай гамәл. Боз сараенда тимераякта шуу, яктыртылган трассада чаңгыга чыгу, бассейнга барып йөзеп килү, шәһәребезнең төрле урыннарында бизәлгән чыршылы мәйданчыклардан җәяүләп, хозурланып йөрү бәйрәмне матур үткәрүнең иң отышлы чарасы. Хәрәкәттә бәрәкәт булуын онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: