Зәй офыклары

Өч сыер асрасаң, аппаратлы буласың

Зәйдә өч сыер асраучыларга сыер cаву аппараты тапшырыла. Агымдагы ел башында район җитәкчесе Разиф Кәримов халык җыеннарында әлеге хәбәрне әйткәч, зәйлеләр ышанып бетмәгән иде. Әйткән сүз - аткан ук: узган шимбәдә Аксар авылында муниципаль программа кысаларында районның өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы 83 шәхси хуҗалыгына сыер саву аппаратлары тапшыру...

Зәйдә өч сыер асраучыларга сыер cаву аппараты тапшырыла. Агымдагы ел башында район җитәкчесе Разиф Кәримов халык җыеннарында әлеге хәбәрне әйткәч, зәйлеләр ышанып бетмәгән иде. Әйткән сүз - аткан ук: узган шимбәдә Аксар авылында муниципаль программа кысаларында районның өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы 83 шәхси хуҗалыгына сыер саву аппаратлары тапшыру тантанасы булды. Анда Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов катнашып чыгыш ясады. Әлеге программаның максаты - районда сыер малы баш санын арттыру. Тантана концерт-тамаша белән барды. Район үзешчәннәре, аксарлылар, Югары Мәлемнән Разия Рамазанова белән Мингасыйл Талипов чыгышларында терлекчелеккә мәдхия укылды. Кыскасы, чара бәйрәм рухында узды, анда кунакларга коймак белән чәй эчү мөмкинлеге дә тудырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: