Зәй офыклары

Чишмәләр – рухыбыз көзгесе

Кече Ватан. Һәркемгә кадерле ул. Бохарай авыл җирлегенә кергән Әлкин - район үзәгеннән иң ерак урнашкан кече авылларның берсе. 40 хуҗалыклы Әлкиннең үткәне тирәндә. XVIII гасырда Сембер крестьяннары тарафыннан нигез салына аңа. 1897 елда гомуми халык санын алу нәтиҗәләре буенча, авылда 500дән артык кеше, 95 хуҗалык исәпләнгән. Авыл Кече Ирнә...

Кече Ватан. Һәркемгә кадерле ул. Бохарай авыл җирлегенә кергән Әлкин - район үзәгеннән иң ерак урнашкан кече авылларның берсе. 40 хуҗалыклы Әлкиннең үткәне тирәндә.

XVIII гасырда Сембер крестьяннары тарафыннан нигез салына аңа. 1897 елда гомуми халык санын алу нәтиҗәләре буенча, авылда 500дән артык кеше, 95 хуҗалык исәпләнгән. Авыл Кече Ирнә елгасы буена урнашкан. Аны тау-таш арасыннан бәреп чыккан дүрт чишмә туендыра. Өлкәннәр әйтүенчә, Кече Ирнә елгасы кайчандыр ярларыннан чыгып аккан, хәзер исә ул саегуга бара.

Авыл халкы элек-электән елга, чишмәләргә игътибарлы, хөрмәтле булган. Бүген дә игелекле кешеләр җитәрлек биредә. Николай Гласков чишмәләрне карау, төзекләндерү инициативасын күтәреп чыгып, аны нефтьчеләргә җиткерә. Узган ел авылның бер чишмәсе "Әлмәтнефть" идарәсе тарафыннан төзекләндерелгән иде. Әлеге авылның икенче игелекле заты - Владимир Макаров исә төзекләндерелгән чишмәне әйләндереп алган. Ул күп еллар Себердә эшләп, туган авылына кайтып төпләнгән. Читтә йөргән кешегә монда һәрнәрсә кадерле, якын, ди ул. Еш чишмәләр янында була: ял да итә, чистарта да аларны, суы шифалы, җанга-тәнгә сихәт өсти, ди. Сигезенче дистәсе белән баручы Александр Шипелев та, авыр булса да, бирегә чишмә суына йөрим, ди. Кем белә, бәлки шул чишмә сулары яшәтә, йөртә торгандыр Әлкин өлкәннәрен... Гомумән, көмеш сулы чишмә - арыган тәнгә шифа, күңел күтәренкелеге бирүче табигать табибы.

Бу көннәрдә Әлкиндә Кече Ирнәгә коючы икенче чишмә төзекләндерелеп, халыкка тапшырылды. Аңа "Анисим чишмәсе" дип исем кушканнар. Чөнки чишмәне кайчандыр Анисим атлы кеше чистартып-карап торган булган. Чишмәне "Әлмәтнефть" өченче нефть чыгару цехы Урал ташлары кулланып төзекләндергән. Елга аша басма, аннан читтәрәк беседка ясалган. Чишмә чыга торган урынга исә махсус корылма ясалган. "Анисим чишмәсе" ял итү урынына әверелгән. Авыл халкы басма аша чыгып, биредән су ала, беседкада ял итә.

Узган атнада Әлкиндә әлеге чишмәне ачу тантанасы булды. Чишмәне сихәтләндерүче, төзекләндерүче кунакларның урыны түрдән иде.

- Чишмә - су чыганагы гына түгел, ә рухыбыз көзгесе. Узган ел, быел чишмәләрне төзекләндердек, өченчесен дә төзекләндерергә язсын. "Анисим чишмәсе"нең кадерен белегез, аны саклагыз, - диде идарәнең 4нче промысел башлыгы Марат Алчин. Һәм ул әлкинлеләргә чишмә суы сыйфаты турында сертификат тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Миннегулов нефтьчеләрнең табигатьне саклауга ныклап алынулары турында сөйләп, чишмәне сихәтләндергәннәре, төзекләндергәннәре өчен рәхмәт белдерде. Аннан авыл өлкәннәре чишмәне изгеләндерде. Һәркем чишмә суыннан авыз итте. Изгеләндерелгән чишмә суын эчәргә олысы-кечесе җыелды. Бу көнне әлкинлеләр шатлыгын уртаклашырга Яңа Спас, автоклуб үзешчәннәре килде. Алар әлкинлеләргә дәртле җырларын, биюләрен бүләк итте. "Анисим чишмәсе" буе гөрләп торды. Киләсе елда биредәге өченче чишмә дә шулай төзекләндерелсен иде дигән теләктә таралышты халык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: