Зәй офыклары

Чәкчәк пешерү остасы

Көзен «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда «Милли кухня» дип исемләнгән фестивальдә төрле милләт халкы үз ризыкларын тәкъдим итте. Һәр милли ризык кабатланмас, оригиналь иде. Нинди генә чәкчәкләр юк иде анда! Бөгелдедән Нәсимә ханым Ризванованың чәкчәге авызда эреп китә. Чыршы кебек өелгән чәкчәк ялтырап, авыз суын китереп тора. Нәсимә апа -...

Көзен «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда «Милли кухня» дип исемләнгән фестивальдә төрле милләт халкы үз ризыкларын тәкъдим итте. Һәр милли ризык кабатланмас, оригиналь иде.

Нинди генә чәкчәкләр юк иде анда! Бөгелдедән Нәсимә ханым Ризванованың чәкчәге авызда эреп китә. Чыршы кебек өелгән чәкчәк ялтырап, авыз суын китереп тора.

Нәсимә апа - Әгерҗе якларыннан. Күп еллар элекке "Заветы Ильича" совхозында, аннан "Нива" ҖЧШдә хисапчы булып эшләгән. Пенсиядә булса да, соңгы эш урынында аны еш эшкә дәшеп алалар. Зур хуҗалык тотып яшәгән ханым барысына да өлгерә. Бик диндар: уразасын тота, биш вакыт намазын калдырмый. Аның йөзенә карап ял итәрлек, ә аның белән аралашып, күңелгә тынычлык табасың. Йомшак күңелле, ярдәмчел, үтә сабыр татар хатын-кызы ул. Улы, ирен югалту кайгысын да татар хатын-кызларына хас сабырлык белән кичерә белә.

Ә менә чәкчәк пешерергә осталыгы нәселдән килә. Буыннан килгән әлеге энҗе-мәрҗәннәргә тиң шөгылен ул кызы Зөлфиягә, оныкларына да өйрәтә хәзер. Төш пешерүдә аның үз ысулы бар. Аны ул туңдырылган-өшегән йомыркадан пешерә. Йомырканы угыч аша чыгарып, җепселләрен өзә. Аннан әлеге массаны он, калак очына элеп салынган соданы серкә белән яндырып, үзләнгәнче туглый. Төш камыры йомшак була аның. Бер формада кисеп, газ мичендә пешерә. Аннан төшләрне махсус ясалган баллык белән сылап, чыршы кебек өеп куя. Төш пешертергә, үзләре өйрәнергә теләп кемнәр генә мөрәҗәгать итми аңа! Хәтта Мәскәү, чит илләргә алып китүчеләр дә бар. Ә күпме туйда аның чәкчәге табын күрке булган?! Нинди генә ашка чакырылса да, ханым күчтәнәчкә зур итеп ясалган чәкчәк күтәреп килә. Элек-электән әгәр кунакны үзең пешергән чәкчәк белән сыйласаң, сине хөрмәткә лаек дип санаганнар. Нәсимә ханым - күз явын алырлык чәкчәкләре белән ихтирамга лаек зат ул. Чәкчәге дә үзе кебек көлеп, үзенә тартып тора аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: