Зәй офыклары

Даниска ярдәм йөзеннән

6 ноябрдә Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе "Балалар бәйрәме 5+" иҗат төркеме белән берлектә Данис Латыйповка ярдәм йөзеннән махсус иганәчелек чарасы үткәрде. Анда "Мирас", "Азаль" вокаль-хореография төркемнәре аеруча активлык күрсәтте. 3 яшьлек Данис церебраль паралич һәм спастик тетрапарез авыруыннан интегә. Аңа даими төстә тернәкләндерү курслары үтү зарур. Ә аны үтү өчен...

6 ноябрдә Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе "Балалар бәйрәме 5+" иҗат төркеме белән берлектә Данис Латыйповка ярдәм йөзеннән махсус иганәчелек чарасы үткәрде. Анда "Мирас", "Азаль" вокаль-хореография төркемнәре аеруча активлык күрсәтте. 3 яшьлек Данис церебраль паралич һәм спастик тетрапарез авыруыннан интегә. Аңа даими төстә тернәкләндерү курслары үтү зарур. Ә аны үтү өчен бүгенге көндә аңа 150600 сум акча кирәк. Гаиләнең матди хәле җиңел түгел. Аз булса ярдәм итү нияте белән оештырылган чарада балалар өчен төрле кызыклы уеннар оештырылды, шарлар сату, батутта сикерү, аквагрим ясаудан кергән 4663 сум акча көнендә үк Данисның әнисенә тапшырылды. Латыйповлар гаиләсе үзләренә карата игътибардан канәгать калып, акцияне оештыручыларга, анда катнашучыларга чиксез рәхмәт белдерде. Без Данисның тизрәк терелүен телибез, ди балалар. Даниска ярдәм итәргә теләүчеләр мәгълүматны http://vk.com/club61025732 төркеме аша ала ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: