Зәй офыклары

Диңгезче Атласов

Флот тарихы бөек Ватаныбыз тарихы белән аерылгысыз бәйле. Хәрби диңгез флоты - Россия гражданнары горурлыгы ул. Шәһәрдәшебез Валентин Атласов - 26 ел Төньяк флотта хезмәт иткән хәрби диңгезче. Гаять кыен шартларда сугышчан вахта алып барган, алдына куелган бурычны намус белән үтәп, флотның иң югары дәрәҗәдәге хәрби әзерлеген тәэмин иткән ул....

Флот тарихы бөек Ватаныбыз тарихы белән аерылгысыз бәйле. Хәрби диңгез флоты - Россия гражданнары горурлыгы ул. Шәһәрдәшебез Валентин Атласов - 26 ел Төньяк флотта хезмәт иткән хәрби диңгезче. Гаять кыен шартларда сугышчан вахта алып барган, алдына куелган бурычны намус белән үтәп, флотның иң югары дәрәҗәдәге хәрби әзерлеген тәэмин иткән ул.

Валентин Александровичның хәрби булуы аның эшендә, үзен физик яктан тотышында, кыяфәтендә ачык чагыла. Кайда гына эшләсә дә, хезмәтенә җитди карый, ышанычлы, сүзендә торучан. Аның хәрби булуына Беренче Бөтендөнья сугышы каһарманы, "Георгий кресты"ның тулы кавалеры булган бабасы Алексей Атласов батырлыгын кечкенәдән ишетеп үсү этәргеч булгандыр.

Валентин тумышы белән Федоровка авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, читтән торып авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Армия сафларына алына, өч ел Мурманск өлкәсе Североморск шәһәрендә "Александр Невский" крейсерында хезмәт итә. Биредә Татарстаннан 100гә якын егет була. Әлеге крейсерда 47 милләт вәкиле дус-тату хезмәт иттек, ди ул. Армия хезмәтеннән соң туган авылында механизатор булып эшли. Хезмәт иткән урыныннан чакыру килгәч, янә Төньяк флотка китә. Ул баруга, өч ел бергә хезмәт иткән бүлекчә командиры чираттагы диңгезгә чыгуында вафат була. Биредә, читтән торып, институтны тәмамлый. Үҗәт, тырыш, максатына ирешүчән якташыбыз хезмәт баскычларыннан тиз үрли: матростан икенче ранг капитанына кадәр күтәрелә. Мурманск шәһәрендә гаилә кора, ул һәм кыз үстерә. Гаиләсенә диңгездән кайтып яшәгән көннәр мизгел генә була аңа.

Флотта хезмәт итү җиңелләрдән түгел. Югалтулар була: диңгездә көтелмәгән хәлләр килеп чыга. Юкка диңгез флотында хезмәткә кыю, батыр, үҗәтләрне сайлап алмыйлардыр.

Ул 26 ел хезмәттән соң туган якларга кайтып төпләнә. Туган якка кайтканга да 7 ел вакыт узган. Валентин Александрович кайтуга, Якты Күл җирлеген җитәкләүгә алына. Берничә авылны берләштергән җирлекнең эше тавык та чүпләп бетергесез. Иң беренче эш итеп иске, тузган мәктәпне җимертеп, аның урынына хоккей кыры ясый. Әлеге кырда укучылар, авыл яшьләре әле дә шар суга. Авылда зиратлар тәртипкә китерелә, чишмәләр чистартыла, юллар салына. Бүгенге көндә исә ул - кече күләмле көймәләрне теркәү буенча дәүләт инспекциясе инспекторы. Әлеге хезмәт кешеләр иминлеген, куркынычсызлыгын тәэмин итүдән гыйбарәт. Валентин Александровичка бу хезмәт якынрак, ул аны тиешле югарылыкта, намус белән башкара. Гомумән, елның теләсә кайсы фасылында суда сак булу сорала. Әлеге җәһәттән ул мәктәп укучылары, яшьләр арасында профилактик эшчәнлек алып бара, төрле чаралар үткәрә. Хәрби кеше буларак, еш кына мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә, массакүләм мәгълүмат чаралары аша чыгыш ясый, киңәшләрен бирә. Спорт җанлы да ул: чаңгы спорты буенча районкүләм ярышларда катнаша. Игелекле эшләр башында да тора. Якташыбыз, меценат Рәйсә Мартынова белән Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан якташларны барлый, зиратларын карый, аларны халык хәтеренә кайтару буенча саллы эш башкара. Әлеге җәһәттән туган як тарихын өйрәнү музеенда махсус экспозиция ясалды. Экспозицияне тәкъдим итүгә Беренче Бөтендөнья сугышы каһарманнарының якыннары, балалары да килде.

Валентин Александровичның туганнан туган ике энесе ул хезмәт иткән крейсерда хезмәт куя, тозлы диңгез суын татый. Энеләренең хезмәте белән һәрдаим кызыксынып, киңәшләрен биреп тора ул. Абыйсы Валентин яулаган абруйны энеләре югалтмаска тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: