Зәй офыклары

Диңгезчеләр бәйрәме

Июльнең соңгы якшәмбесе Россиядә Диңгез флоты гаскәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көнне билгеләп үтү РФ Президенты Владимир Путин Указы белән 2006 елдан башланды. Ә ерак тарихка күз салсак, Советлар Союзы чорында диңгезче хәрбиләр көнен беренче тапкыр 1939 елның 24 июлендә билгеләп үтү гамәлгә кергән. Хәзер ул июльнең соңгы якшәмбесенә...

Июльнең соңгы якшәмбесе Россиядә Диңгез флоты гаскәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көнне билгеләп үтү РФ Президенты Владимир Путин Указы белән 2006 елдан башланды. Ә ерак тарихка күз салсак, Советлар Союзы чорында диңгезче хәрбиләр көнен беренче тапкыр 1939 елның 24 июлендә билгеләп үтү гамәлгә кергән. Хәзер ул июльнең соңгы якшәмбесенә күчерелде. Россия диңгез флоты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр һәр чорда да батырлыклары, фидакарь хезмәтләре белән аерылып торды. Елдан-ел бу батырлар тарихы туплана барып, бүген исә ул диңгезчеләргә карата чиксез хөрмәт, мәңгелек дан булып гәүдәләнде. Хәрби диңгез флоты, бернинди арттыруларсыз, Россиянең горурлыгы булып тора. Диңгезчеләр тарафыннан бәяләп бетергесез зур җиңүләр яуланды. Аларны нәкъ менә Диңгез флоты гаскәрләре көнендә Россия күләмендә искә алу матур традициягә әверелде.

Хәрби диңгез флоты көнен билгеләп үтү диңгез Алласы - Нептун белән дә бәйле. Риваятьләрдә аның диңгездә йөзүчеләрне саклавы чагыла. Бу көнне балалар ял лагерьларында аеруча теләп билгеләп үтәләр, Нептун, Су анасы катнашындагы театрлаштырылган тамашалар белән күңел ачалар, бер-берсенә су сибешәләр.

Элек корабль экваторны үткәч, капитан диңгез Алласыннан алга таба йөзәргә рөхсәт сораган. Ә диңгез Алласы, рөхсәт йөзеннән, диңгезчеләрне дулкыннар уйнатып, су чәчрәтеп фатихасын бирә дип кабул ителгән. Шуңа да бу көнне су чәчрәтеп уйнау гадәте калган.

Ә безнең шәһәрдә быел беренче тапкыр Хәрби диңгез флоты көнен Азатлык китерүче солдат һәйкәленә чәчәкләр куеп, диңгезчеләрнең батырлыкларын искә алып билгеләп үтәргә карар ителде. Районда бүгенге көндә хәрби диңгез флотында хезмәт иткән 482 ир-егет исәпләнә. Аларның барысын да әлеге көн уңаеннан чын күңелдән котлап, 26 июльдә иртәнге сәгать 10да тантаналы чарага чакырабыз.

Валентин Атласов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: