Зәй офыклары

Дәүләт әниләрне кайгырта

Әниләр көне уңаеннан без аналарга кагылган ташламалар, төрле түләүләр, законнардагы үзгәрешләрне белергә теләп, район пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Лилия Камалюковага мөрәҗәгать иттек. - Лилия Заһидовна, пенсия буенча законнарга кертелгән соңгы үзгәрешләрдә аналар һәм балаларны дәүләт яклавы ничек чагыла? - Аналарны һәм балаларны дәүләт яклавы формалары елдан-ел киңәя бара. Мәсәлән,...

Әниләр көне уңаеннан без аналарга кагылган ташламалар, төрле түләүләр, законнардагы үзгәрешләрне белергә теләп, район пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Лилия Камалюковага мөрәҗәгать иттек.

- Лилия Заһидовна, пенсия буенча законнарга кертелгән соңгы үзгәрешләрдә аналар һәм балаларны дәүләт яклавы ничек чагыла?

- Аналарны һәм балаларны дәүләт яклавы формалары елдан-ел киңәя бара. Мәсәлән, яңа закон нигезендә хатын-кызның ел ярым өйдә яшь бала тәрбияләү вакыты иминият стажына кертелеп - 4,5 ел, ә 2015 елдан 6 ел итеп исәпләнә. Моңа өстәп, аерым еллык пенсия коэффициенты да куела. Аның күләме исә ничәнче баланы табуга карап арта бара. Икенче балага - ике, өченче һәм дүртенче балага өч мәртәбә арта. Мәсәлән, 4 бала тапкан ана аларны тәрбияләү максатында 6 ел дәвамында декрет ялында булса, 24 коэффициент ала. Бу исә 28 мең сум хезмәт хакы алып эшләүгә тиң коэффициент. Шулай ук күп балалы аналарга һәм төньяк регионнарда эшләүче аналарга вакытыннан алда, ягъни 50 яшьтән пенсиягә чыгу хокукы саклана. Районда 5 һәм аннан да күбрәк бала табып тәрбияләгән 656 ана вакытыннан алда пенсия ала. Илнең төньяк районнарында 12 календарь елдан да ким эшләмәгән яки яшәү шартлары төньяк регионнарга тиңләштерелгән урыннарда 17 календарь елдан да ким булмаган арада хезмәт куйган ике һәм аннан күбрәк баласы булган 7 ана 50 яшьтән пенсиягә чыкты. Моннан тыш, 2013 елдан Россия Президенты Указы белән инвалид балалар тәрбияләүче яки тумыштан I группа инвалид кешене тәрбияләүче, беркайда да эшләмәүче аналарга айлык түләүләр 1200дән 5500 сумга кадәр арттырылды. Районда шундый компенсация түләүләрен 129 ата-ана һәм опекун ала.

- Ана капиталыннан файдаланучы зәйлеләр аны күпчелек нинди максатларда куллана?

- 2007 елдан балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме программасы кысаларында районда 2822 гаилә ана капиталы сертификаты алды. Шуларның 2500е ана капиталы средстволарыннан файдаланырга өлгерде. Әлеге средстволар күпчелек торак шартларын яхшыртуга тотыла. Бу максатка ана капиталын 2168 гаилә кулланды, шуларның 1893е тулысы белән яки өлешчә 691022 мең сумга торак өчен кредитларын каплый алды, тагын 275 гаилә кредитлар өчен тотмыйча гына, турыдан-туры сатып алу, төзелеш, төзекләндерү эшләре өчен барлыгы 83354 мең сум средствоны кулланды. Моннан тыш, ана капиталын балага белем бирү, ананың киләчәк пенсиясен арттыру өчен дә кулланырга мөмкин. Идарәгә акчаларны балаларны укытуга тотуга сорап язылган 332 гариза керде. Ә балалы гаиләләрне дәүләт яклавы программасына килгәндә, ана капиталы сертификатына ия булу өчен икенче яки аннан соңгы баланың 2016 елның 31 декабренә кадәр тууы яки уллыкка алынуы кирәк. Сертификатны алу, аны куллану исә вакыт белән чикләнми. Шуңа күрә бу хокукка ия булган гаиләләргә аны куллану мәсьәләсендә ашыкмасалар да була, ә ана капиталы күләме ел саен индексацияләнә. 2007 елда ул 250 мең сум булса, 2015 елда 453026 сумга җитте.

- Ана капиталыннан бер мәртәбә бирелүче акчага дәгъва итү нинди тәртиптә башкарыла?

- Ана капиталының бер өлешен акчалата алу хокукы саклана, 2015 елның 5 маеннан бер тапкыр бирелүче бу түләү 20000 сум тәшкил итә. Ул яшәү урыны буенча пенсия фонды идарәсенә бирелгән гариза нигезендә түләнә. Бу түләүне сорап пенсия фондына 500 гаилә мөрәҗәгать итте. Түләнгән гомуми сумма 9 миллион 700 мең сумнан артып китә. Район буенча әле 698 гаилә 20 мең сумны алу буенча мөрәҗәгать итмәде. Исегезгә төшерәбез, бу бер тапкыр түләүне алуга ана капиталына ия, әмма әле аны тулысынча кулланмаган гаиләләр хокуклы. Аны алу өчен пенсия фондына 2016 елның 31 мартыннан да соңга калмый гариза язарга кирәк. Чиратлар хасил итмәү, уңайлы хезмәт күрсәтүне күздә тотып, район пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү бүлеге кабул итүләргә алдан язылу мөмкинлеге тудыра. Моның өчен 3-08-23 яки 074 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук иминиятләнгән затның интернет челтәре аша шәхси кабинетын да ачарга мөмкин.

- Тагын нинди үзенчәлекле эш юнәлешләре турында искәртер идегез?

- Пенсия фонды идарәсенең тагын бер үзенчәлекле эш юнәлеше - ул ЗАГС органында теркәлгән яңа туган балаларны мәҗбүри пенсия иминияте системасында теркәп бару. Ел башыннан идарә тарафыннан яңа туган балаларга 500 иминият таныклыгы бирелде. Бу районда агымдагы ел башыннан ноябрь уртасына кадәр 500 баланың якты дөньяга килүе турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: