Россия, Италия, Словакия, Мексика, Эстония, Чили кебек илләрнең уртаклыгы нидә? Әлеге илләрднең барысында да балаларга иң еш кушылган исем бер үк төрле. София (төрле илләрдә төрлечә: Sofia, Sophia, Sofie, Zsófia) - дөньяда иң еш очраучы кызлар исеме. Белгечләр 49 илнең статистикасын өйрәнгәннән соң шундый нәтиҗәгә килгән. Бактың исә 9 илдә...
Россия, Италия, Словакия, Мексика, Эстония, Чили кебек илләрнең уртаклыгы нидә? Әлеге илләрднең барысында да балаларга иң еш кушылган исем бер үк төрле.
София (төрле илләрдә төрлечә: Sofia, Sophia, Sofie, Zsófia) - дөньяда иң еш очраучы кызлар исеме. Белгечләр 49 илнең статистикасын өйрәнгәннән соң шундый нәтиҗәгә килгән. Бактың исә 9 илдә әлеге исем беренче урында тора икән. 20дән артык илдә София исеме икенче яки өченче урында, ди. Тикшерелгән илләрнең өчтән икесендә ул топ-25 исемнәр арасына кергән. Шуның нәтиҗәсе буларак, София рейтингның иң югары баскычыннан Мария исемен кысырыклап төшергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа