Зәй офыклары

Дөньяны үзгәрткән 10 фикер

Уңышсызлык - барысын да өр-яңадан башлау өчен менә дигән мөмкинлек ул. Генри Форд. Әгәр мәсьәләне ничектер хәл итеп була икән, аның турында борчылырга кирәкми. Әгәр хәл итеп булмый икән, борчылуның мәгънәсе юк. Далай Лама. Сез бик талантлы, бик тырыш булсагыз да, кайбер нәтиҗәләргә ирешү өчен, вакыт узу кирәк: хәтта тугыз...

Уңышсызлык - барысын да өр-яңадан башлау өчен менә дигән мөмкинлек ул.
Генри Форд.

Әгәр мәсьәләне ничектер хәл итеп була икән, аның турында борчылырга кирәкми. Әгәр хәл итеп булмый икән, борчылуның мәгънәсе юк.
Далай Лама.

Сез бик талантлы, бик тырыш булсагыз да, кайбер нәтиҗәләргә ирешү өчен, вакыт узу кирәк: хәтта тугыз ханымны йөкле итсәң дә, бер айдан бала булмый.
Уоррен Баффет.

Гомер эчендә уңыш һәр кешегә бер тапкыр булса да ишек кага, тик кеше бу вакытта сыраханәдә утыра һәм беркемне дә ишетми.
Марк Твен.

Безнең иң зур кимчелек - күңел тиз сүрелү. Уңышка илтүче иң ышанычлы юл - һәрвакыт тагын бер кат эшләп карау.
Томас Эдисон.

Мин каймак белән җир җиләге ашарга яратам, ә балык ни өчендер селәүчәнгә мөкиббән. Шуңа күрә, балык тотарга барганда, мин үзем яраткан ризыкны түгел, ә ­балык яратканны алып ­барам.
Дейл Карнеги.

Иртән: «Нәрсә эшләргә?» - дип уян, кич: «Нәрсә эшләнде?» - дип ят.
Пифагор.

Ярлы, уңышсыз, бәхетсез һәм авыру кеше «иртәгә» дигән сүзне еш кулланучан була.
Роберт Кийосаки.

Өлкәннәр, гадәттә, акчаны саклап тотарга куша. Бу - начар киңәш. Акча җыймагыз. Аны үз эшегезгә тотыгыз. Кырык яшемә җиткәнче, бер тиенне дә саклап тотканым булмады.
Генри Форд.

Мин бер тапкыр да уңышсызлыкка юлыкмадым. Мин бары тик берничек тә эшләтеп булмый торган ун мең ысул барлыгын ачыкладым.
Томас Эдисон.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: