Зәй офыклары

ЕГАИС системасы гамәлгә керәчәк

"Этил спирты, алкогольле һәм спирт катнашмалы продукция җитештерү һәм аның әйләнешен дәүләт көйләве турында" Федераль Закон (№171-Ф3) нигезендә 2016 елның 1 гыйнварыннан алкогольле эчемлекләр сатучы сәүдә оешмалары ЕГАИС дип аталган мәгълүмат системасы белән эш итәргә тиеш. ЕГАИС - бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы. Аны гамәлгә кертүнең максаты - алкогольле продукция...

"Этил спирты, алкогольле һәм спирт катнашмалы продукция җитештерү һәм аның әйләнешен дәүләт көйләве турында" Федераль Закон (№171-Ф3) нигезендә 2016 елның 1 гыйнварыннан алкогольле эчемлекләр сатучы сәүдә оешмалары ЕГАИС дип аталган мәгълүмат системасы белән эш итәргә тиеш. ЕГАИС - бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы. Аны гамәлгә кертүнең максаты - алкогольле продукция җитештерү һәм сатуга дәүләт контроле булдыру. Бүгенге көнгә кадәр бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына мәгълүмат бирү алкогольле продукция җитештерүчеләргә генә кагылса, 2016 ел башыннан исерткеч эчемлекләрне күпләп һәм ваклап сатучы оешмаларга да (базалар, кибетләр һ.б.) таләп булып торачак.

ЕГАИС системасын гамәлгә кертү этил спирты, алкогольле һәм спирт катнашмалы продукция җитештерүдә (аны РФ субъектлары буенча детальләштерү, җитештерүче, төре, продукция исеме, катылыгы, күләме акцизны дөрес исәпләүгә кадәр) дөрес һәм тулы мәгълүмат булдыру, чит илдән керүче спирт һәм алкогольле продукция буенча дөрес исәп алып бару, Россия Федерациясе һәм регионнарда этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүнең үсеш тенденциясен анализлау, контрафактлы продукция сатуга киртә кую мөмкинлеге бирәчәк дип фаразлана.

Республикада спиртлы эчемлекләр белән эш итүче 1704 юридик зат исәпләнә, эчемлек 8341 сәүдә ноктасында сатыла. Районда алкогольле эчемлекләр сатылучы 140 кибет бар, шуның 81е - шәһәрдә, 59ы - авылларда. Ел ахырына алар барысы да махсус программа нигезендә эшләүче яңа җиһазлар белән тәэмин ителергә тиеш. Закон таләпләрен үтәмәүче сәүдә оешмаларына алкогольле эчемлек сату рөхсәт ителмәячәк, лицензияләр алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: