Зәй офыклары

«Егерме бишенче эшем - бакырдан Якубович сыны»

Шәһәрдәшебез Фазыл Шиапов - районда гына түгел, республикада мәгълүм рәссам, скульптор. Ул "Могҗизалар кыры" телевизи-он тапшыруының 25 еллыгы уңаеннан оеш-тырылган махсус чыгарылышта катнашты . Тамашачылар яратып карый торган әлеге үзенчәлекле уенда катнашкан якташыбыз белән әңгәмә сезгә дә кызыклы булыр, шәт. - Фазыл Әгъләмович, "Могҗизалар кыры" тапшыруына ничек барасы иттегез? -...

Шәһәрдәшебез Фазыл Шиапов - районда гына түгел, республикада мәгълүм рәссам, скульптор. Ул "Могҗизалар кыры" телевизи-он тапшыруының 25 еллыгы уңаеннан оеш-тырылган махсус чыгарылышта катнашты . Тамашачылар яратып карый торган әлеге үзенчәлекле уенда катнашкан якташыбыз белән әңгәмә сезгә дә кызыклы булыр, шәт.


- Фазыл Әгъләмович, "Могҗизалар кыры" тапшыруына ничек барасы иттегез?

- Экранда чирек гасыр барган бу уенны яратып карыйм, аның эфирга чыга башлавының 25 еллыгы уңаеннан махсус тапшыру әзерләнү хәбәренә битараф кала алмадым. Юбилей чыгарылышына 25 саны белән бәйле мәгълүмат җиткерергә кирәк иде. Әлеге уңайдан миндә идея туды. Аны бер ай калгач кына, махсус соңга калып җибәрдем. Минем уй-ниятем, 25нче эшем бакырдан ярты метрлы Якубович скульптурасы иде. Аның кулында - 25 саны белән юбилей торты. Әлеге һәм алдагы 24 эшем - Зәй һәм башка шәһәрләр һәм чит илләрдә урын алган композицияләрне ясагандагы процессның фотосурәтләрен юлладым. Тапшыруга чакырсагыз, ике сәгать ярымда 25 шарж ясый алам, дип тә өстәдем.

- Уенга чакыру хәбәрен ничек кабул иттегез?

- Хатны җибәрдем дә эш-мәшәкать белән бу турыда оныттым. 14 октябрьдә миңа Останкинодан уенга үттең дип шалтыратмасыннармы... Беренчедән, аптырап калдым, икенчедән, эшемне бәяләгәч, лаеклы дип уйладым. "Могҗизалар кыры" уенына барырга миңа ГРЭС, район җитәкчесе Разиф Кәримов булышлык итте, аларга рәхмәтлемен. 74 мең хат арасыннан минеке лаек булу - зур нәрсә.

- Чарага әзерлек, "Могҗизалар кыры"ның юбилей чыгарылышына киңрәк тукталсагыз иде...

- Тапшыруга Россия һәм аннан читтәге төбәкләрдән 10 уенчы чакырылган иде, аларның барысы да 25 санына мөнәсәбәтле. Башкортстаннан килгән игезәк татар кызлары Эльза белән Эльмирага - 25 яшь, берәүнең - 25 тальян һәм хромка гармуны, бер ананың исә 25 баласы бар. Россиядән килгән бер уенчы исә 25 хат язган булган, аның әтисе гомер буе хат ташучы булып эшләгән.

Мин игезәк кызлар һәм Украинадан килгән уенчы белән үземне беренче уенда сынадым. Игезәкләр ике кеше өчен уйнады.Татарча сәламләдем, шунысы гаҗәп, Якубович аны тамашачыларга тәрҗемә итеп бирде. Уенның икенчесендә ике хәрефне дөрес атадым. Миңа бит вәгъдәм буенча уйнарга да, шул ук вакытта шарж ясарга да кирәк иде. Вәгъдәгә хилафлык китереп булмый. Уен барышында Россия эстрада җырчысы Алсу миңа - якташына багышлап җыр башкарды, мин дүрт минут эчендә аның шаржын ясап бирдем. Уен дәвамында уендашларымның барысын да ясадым. Мин шарж ясау белән мавыкканда, игезәк кызлар беренче уенның җиңүчесе булып, финалга үттеләр.

- Юбилей чыгарылышы булгач, анда җырчылар да күп булгандыр иде...

- Әйе. Миңа Иосиф Кобзон, Ирина Аллегрова, Надежда Бабкина, Дмитрий Маликов, Александр Маршал, Эдгард Запашный белән очрашу, аралашу мөмкин булды. Мине эшләпәдән күргәч, охо, Боярскийныкы кебек эшләпәдән, диләр. Мин дә аптырап тормадым, Боярскийда миндәге кебек эшләпә ул, дидем. 50 минут барасы тапшыру 6 сәгать төшерелде. Шул дәвердә кемнәр белән генә аралашмадым, дуслашмадым.

- Тапшырудан нинди хисләр белән кайттыгыз?

- Аннан алган хисләр ташкынын әйтеп-аңлатырлык түгел. Кыскасы, 25 мең сум акча, 25 мең сумлык телевизор, 25х2 эмоция белән кайттым.

- Фазыл Әгъләмович, алга таба нинди уй-планнарыгыз бар?

- Алга таба да шәһәрне яңа скульптура һәм композицияләр белән тулыландыруны дәвам итәчәкбез. Ходай рәхмәтеннән ташламасын, үземә һәм һәр барчабызга имин, сәламәт яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: