Зәй офыклары

ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТЛӘР ВАКЫТНЫ ЯНГА КАЛДЫРА

2015 елның 1 июленнән федераль законга кергән үзгәрешләр нигезендә хәзер салым түләүче физик затларга "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" интернет сервисы аша документлар, шулай ук 3-НДФЛ формасы буенча декларация җибәргәндә, көчәйтелгән квалификацияле булмаган электрон имзадан файдалану мөмкинлеге бирелә. Физик затларга көчәйтелгән квалификацияле булмаган электрон имзага сертификат ачкычын үзенең...

2015 елның 1 июленнән федераль законга кергән үзгәрешләр нигезендә хәзер салым түләүче физик затларга "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" интернет сервисы аша документлар, шулай ук 3-НДФЛ формасы буенча декларация җибәргәндә, көчәйтелгән квалификацияле булмаган электрон имзадан файдалану мөмкинлеге бирелә.

Физик затларга көчәйтелгән квалификацияле булмаган электрон имзага сертификат ачкычын үзенең "шәхси кабинеты"ннан түләүсез алырга була. Сервис хезмәтләреннән файдалану өчен интернет-сервиска тоташу турында теркәлү картасы алырга кирәк. Моның өчен шәхесне аныклаучы документ белән салым инспекциясенә мөрәҗәгать итегез. Сервиска тоташтыру салым түләүченең үзе катнашында башкарыла һәм бу 15 минуттан артык вакытны алмый.

Шулай ук интернет-сервиска тоташу өчен Россия федераль салым хезмәтенең www.nalog.ru сайты аша гариза бирү мөмкинлеге дә бар. Онлайн-гариза биргәндә, салым түләүчегә инспекциягә теркәлү картасын алырга килергә чакыру киләчәк.

Салым хезмәтенең электрон сервисларыннан файдаланып, вакытны янга калдырырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: