Зәй офыклары

Елена әби сөенде

Яшьлекләре авыр сугыш елларына туры килгән буын вәкилләре сафы елдан-ел сирәгәя бара. Михнәтле елларның тере шаһитлары булган өлкәннәргә без хөрмәт, зур игътибар күрсәтергә, бүгенге матур тормыш өчен рәхмәт хисләре җиткереп калырга ашыгырга тиеш. Алар безнең өчен рухи ныклык үрнәге булып тора. 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Зәйдә яшәүче Елена Шахмаева...

Яшьлекләре авыр сугыш елларына туры килгән буын вәкилләре сафы елдан-ел сирәгәя бара. Михнәтле елларның тере шаһитлары булган өлкәннәргә без хөрмәт, зур игътибар күрсәтергә, бүгенге матур тормыш өчен рәхмәт хисләре җиткереп калырга ашыгырга тиеш. Алар безнең өчен рухи ныклык үрнәге булып тора.

90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Зәйдә яшәүче Елена Шахмаева да - шундый затларның берсе. Аны туган көне белән район башлыгы Татьяна Воропаева тәбрикләде. Ул бу көнне Россия Президенты Владимир Путиннан да котлау открыткасы алды. Үзенә күрсәтелүче хөрмәттән, бүгенге тормыштан хезмәт ветераны бик тә канәгать. Кызы белән кияве тәрбиясендә гомер итүче Елена Алексеевнага әле 90 яшьне бирмисең. Балалар, оныкларымның ихтирам, хөрмәтендә яшәгәнгә яшь күренәмдер, дип елмая бәхетле картлык кичерүче әби. Татьяна Воропаева, әниләрен шулай кадерләүләре өчен барысына да рәхмәт сүзләре җиткерде.

- Бу буын болай да тормышның ачысын-төчесен күп татыган. Шуңа күрә олыгайган көннәрендә без аларны кадер-хөрмәттә яшәтергә тиеш. Гомумән, һәр баланың үз ата-анасына мәрхәмәтле булуы бик мөһим, - диде ул.

Елена әби тормыш иптәше Владимир белән 3 бала тәрбияләп үстергән. Ирен 1985 елда җирләгән. 40 ел бергә гомер иткән ирен, яхшы яктан гына искә алып, әле дә сагынып яши. Владимир 1945 елда, кулы яраланып, сугыштан кайтып төшә. Шул елны алар гаилә кора. Кулы хәрәкәтсез калган инвалид иргә Елена ныклы терәк була. 15 яшеннән Смыловка спирт заводында хезмәт юлын башлаган кыз тормышта авырлыклар алдында югалып калмый. Махсус курслар тәмамлап, химик-лаборант-технолог белгечлеге ала. 1962 елда бу гаилә Зәйгә күченә. Биредә Елена Алексеевна 12 ел шикәр заводында хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Тырыш хезмәте белән завод тарихында якты эз калдырган Елена Шахмаева - бүген мөхтәрәм ветеран. Коллективның даими игътибарын тоеп, онытмауларына сөенеп яшим, ди ул.

Өлкән яшьтә булса да, Елена Алексеевна әле дә тик утырырга яратмый, балаларына, 6 оныгына, 10 оныкчыгына оекбашлар бәйли, бәләкәчләргә күз-колак булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: