Зәй офыклары

Еллар аларны матурлаган

Бары еллар үтү белән аңлашыла Кадерләре ерак көннәрнең. Торган саен тирәнрәк эзе ачыла Минут, секунд, мизгелләрнең. 50 ел бергә чәчләрен-чәчкә бәйләп, матур, үрнәк гаилә булып яшәүче Мәдинә һәм Гакыйф Гыйләҗевлар фатирына килеп кергәч, түр стенага пөхтәләп элеп куелган әлеге шигъри юлларга игътибар иттем. Гүя алар өлкәннәргә гомернең заяга узмавын, 50...

Бары еллар үтү белән аңлашыла

Кадерләре ерак көннәрнең.

Торган саен тирәнрәк эзе ачыла

Минут, секунд, мизгелләрнең.

50 ел бергә чәчләрен-чәчкә бәйләп, матур, үрнәк гаилә булып яшәүче Мәдинә һәм Гакыйф Гыйләҗевлар фатирына килеп кергәч, түр стенага пөхтәләп элеп куелган әлеге шигъри юлларга игътибар иттем. Гүя алар өлкәннәргә гомернең заяга узмавын, 50 ел бергә яшәү дәверендә авырлыкларны җиңеп табылган күпме бәхетле минутлар кичерелүен искәртеп тора һәм бүген дә гомер көзенә бирешмичә, үткән көннәрнең матур, кабатланмас мизгелләре рухында яшәргә өнди.

Җаваплы урыннарда хезмәт куйган Гакыйф Гәрәй улы да, 40 елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Мәдинә Идият кызы да - намуслы, тырыш хезмәтләре белән якты гомер юлы үтүче районыбызның абруйлы кешеләре. Тынгысыз җанлы, һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга күнеккән бу кешеләр - яшьләребезгә үрнәк. Алар икесе дә - Иштирәк авылыннан. Балачаклары авыр сугыш елларына туры килгән.

- 1941 елда илебезне фашист илбасарларыннан азат итәргә минем әти дә, Гакыйфның әтисе дә бер үк көнне чыгып киткән һәм икесе дә кабат туган авылларына әйләнеп кайта алмады. Без - 5 бала, Гакыйфлар 3 бала әниләребез кулында калганбыз. Хәзер шул чакларны искә төшерәбез дә аларның нинди көчле рухлы булуына сокланабыз. Ә бит әниләребез тормыш авыр дип бөгелеп төшмәгән, яхшы тәрбия бирү өстенә, без - балаларын белемле итү өчен дә тырышкан, киләчәк тормышка әзерләгән, - дип искә ала Мәдинә апа.

Алар икесе дә башта Алабуга педучилищесында укытучы һөнәрен үзләштерәләр, аннан соң Мәдинә апа биредә үк югары уку йортын, ә Гакыйф абый читтән торып Казан пединститутын тәмамлый. Яхшы укуы, һәр эштә алдынгы булуы, чибәрлеге буенча авылның йөзек кашы булып өлгергән кызга баһадир гәүдәле егет студент елларында гашыйк була. Икесе ике җирдә булу сәбәпле, сагынышып очрашулар, очрашкач сөйләшеп-серләшеп туя алмыйча таң аттырулар белән кыз-егет булып йөрү гомере үтеп тә китә. Язмыш аларны 1961 елның августында кавыштыра. Бу вакытта инде Мәдинә апа юллама белән Кабан-Бастрык мәктәбенә кайтып, рус теле һәм әдәбияты дәресләрен бер ел укыткан була. Ул чорда укытучы кадрлар җитмәү сәбәпле, бишенче курс студентларын авыл мәктәпләренә билгелиләр. Читтән торып югары белем алучы Гакыйф абый да рус теле һәм әдәбияты укытырга Мәдинәсе янына Кабан-Бастрыкка килә. Безнең өйләнешү дә кызык кына булды, дип елмаеша алар. Бер гаилә булып яши башлау мәсьләсе хәл ителгәч, Гакыйф абый сөенеченнән, икесенең дә паспортларын алып, велосипедка утырып, 18 чакрым ераклыктагы Биклән авыл Советына китә. Язылышу таныклыгына икесе өчен дә кул куеп кайткач кына, Мәдинәсенең Гыйләҗева булырга теләге булдымы икәнлеге исенә төшә. Соң булса да үз фамилиясенә күчәргә рөхсәт бирүен үтенгән иренә әллә ни үпкә белдерми яшь хатын, тик шулай да алга таба һәр нәрсәне уртага салып, киңәшләшеп эшләргә кирәклеге турында кисәтеп куя. Шул көннән алып алар бер-берсенең фикеренә колак салып, бер-берсен хөрмәт итеп, тату гаилә булып яши. Башта ике ел Кабан-Бастрыкта, аннан соң туган авыллары Иштирәктә балаларны рус теленә өйрәтәләр. Гакыйф абый партоешма секретаре булып та эшли. Нәкъ шул чорда аның оештыру сәләтен, сәяси аңын бәяләп, Зәй шәһәре комитетына инструктор итеп эшкә чакыралар. Гаилә, бу тәкъдимгә риза булып, Зәйгә күченә. Мәдинә апа интернат-мәктәпкә тәрбияче булып урнаша, соңрак РОНОга методист итеп чакыралра. Тик балаларга белем бирү теләге зур булу аны кабат мәктәп тормышына кайтара. 3нче мәктәптә, татар гимназиясендә ул татар теле һәм әдәбияты дәрес-ләрен алып бара. Бөтен йөрәге белән ана телен саклап калуга җан атып эшли. Ул чорда татар телен өйрәтүгә каршы чыгучылар күп булса да, моның кирәклеген дәлилләргә омтыла, милләтебезнең телен югалтуга юл куймаучылар рәтенә баса. Алай гына да түгел, Мәдинә Идиятовна - моңлы, аһәңле тавышы белән онытыла баручы татар җырларын кайтаручыларның берсе дә.

Ә Гакыйф Гәрәевич шәһәр комитетында пропаганда бүлеген җитәкли, соңыннан озак еллар гомуми бүлек мөдире булып эшли. Күп вакытын хезмәтенә сарыф итсә дә, ике кызы, бер улына, Мәдинәсенә игътибарлы булырга тырыша. Алар хәтта тормыш иптәше белән Кавказ тауларына да менәләр. Тау аша җәяүләп Кара диңгезгә чыккан өчен «СССР туристы» исеменә лаек булалар. Алны-ялны белмәс хезмәтләре өчен күп кенә бүләкләргә, Мактау грамоталарына ия Гыйләҗевлар, икесе дә - хезмәт ветераны. Мәдинә апа - халык мәгарифе отличнигы.

Хәзер исә кызлары Фәридә, Гөлнара, уллары Айдар гаиләләре уңышларына сөенеп, 5 онык, 1 оныкчык шатлыкларын уртаклашып, бәхетле картлык кичерә алар. Кызлары, оныклары Чаллыдан еш кайтып хәл белешеп торсалар, очучы, майор булып хезмәт иткән Айдар, отставкага чыгып, гаиләсе белән Зәйгә кайтып төпләнгән. Бергәләшеп Зәй елгасы буендагы бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Яшьләрнең җәй көне бакчага йөрергә вакытлары җитмәве бер дә борчымый өлкәннәрне. Безгә табигать кочагына чыгып, физкультура ясау гына ул, дип көлешә үзләре.

Иртәгә - 1 октябрьдә - Гыйләҗевлар фатирында барлык гаилә әгъзаларының җыелу көне. Балалар - әти-әниләрен, оныклар әби-бабайларын Өлкәннәр көне белән тәбрикләү дистә ел дәвамында матур традиция булып саклана. Өстәвенә, 2 октябрьдә Гакыйф абыйның туган көне дә.

Үзләре кабызган шушы якты гаилә учагын гомер көзләренәчә матур итеп саклый белгән Мәдинә һәм Гакыйф Гыйләҗевларга ничек сокланмыйсың да ничек яшьләребезгә үрнәк итеп куймыйсың ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: