Зәй офыклары

Елмаеп ишекне ачар кебек

Календарьның 3 декабрь битен ачу шәһәрдәшләребез Айгөл һәм Андрей Белышевларга аеруча авыр. Әле узган ел гына бу көнне шатланып каршы алсалар, быел ул кадерле улларын искә алу, сагыш, күңел ярасын кабат яңарту көне булып тора. Исән булса, аларның уллары Данил Белышевка нәкъ шушы көнне 14 яшь тулган булыр иде. Кызганыч,...

Календарьның 3 декабрь битен ачу шәһәрдәшләребез Айгөл һәм Андрей Белышевларга аеруча авыр. Әле узган ел гына бу көнне шатланып каршы алсалар, быел ул кадерле улларын искә алу, сагыш, күңел ярасын кабат яңарту көне булып тора. Исән булса, аларның уллары Данил Белышевка нәкъ шушы көнне 14 яшь тулган булыр иде.

Кызганыч, бәхетсезлек очрагы Данилның гомере өзелүгә китерде: агымдагы елның 30 маенда Зәй елгасында су мотоциклында йөрүче балалар белән булган аянычлы хәл су төбенә алып китте аны. Шушы яшәү белән үлем арасында булган мизгелдә дә Данил иптәшен коткарырга тели, үлгәннән соң, аның әти-әнисенә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясе тарафыннан Рәхмәт хаты тапшырыла.

- Улымның шундый кыю гамәл кылуы белән горурланам, әмма янәшәбездә аның булмавы үзәкләрне өзә. Бала һәр ата-ана өчен бик кадерле, ә аны югалту әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык зур таш булып утыра күңелдә, - ди, өзгәләнеп, әти кеше Андрей Белышев.

Данил мәктәптә дә, яшьтәшләре арасында да актив, үз дигәненә ирешә торган малай була. Физкультура дәресләрендә барлык нормативларны иң беренчеләрдән булып үтәгән, "Хезмәткә һәм оборонага әзер!" программасы кысаларында үткәрелгән ярышларда җиңү яулаган, йөзү буенча махсус шөгыльләнеп, суда үзен балык кебек хис итүче улының батып үлүе белән әле һаман да килешә алмый әнисе Айгөл.

- 4 июнь көнне без аның белән Түбән Кама шәһәренә кадет корпусына укырга керү өчен документлар тапшырырга барырга тиеш идек. Медицина күзәтүләрен үтеп, бөтен яктан сәламәт дип табылган улым кинәт кенә арабыздан китте дә барды. Әле фаҗига буласы көнне, иртән мин эшкә киткәндә йокысыннан уянып, ишекне бикләп калучы балам өйгә кайтып кергән һәр мизгелдә елмаеп ишекне ачар кебек, - дип күз яшьләрен сөртә ана кеше.

Әни йөрәге сизенеп, ул көнне эш дәвамында үзенә урын таба алмый. Яман хәбәрне телефон аша ишеткәч тә, күңеле белән ышанмыйча тора ул, аннан руль артына утырып, ничек су буена килеп җиткәнен хәтерләми дә Айгөл. Һәрчак өлкәннәргә игътибарлы, китаплар укырга, киләчәктә хәрби прокурор булырга хыялланып, төрле законнарны, кодексларны үзлегеннән өйрәнеп мәш килгән улының юклыгы аның әйберләренә караса да, китапларына күзе төшсә дә, гел искәртеп тора багалмасын. Кечкенә энесе Адель дә абыйсын еш искә ала, һәрчак зур терәк, ышанычлы дус, ярдәмгә килүче туган булган Данилны югалту - аның өчен дә зур кайгы.

Туган көне якынлашкан бу көннәрдә Данил әнисенең әнисе - Кадрия ханымның төшенә керә: "Әбием, минем өчен борчылмагыз, бар да яхшы минем белән", - ди малай, теге дөньядан да якыннарын тынычландырып. Ә исәннәргә бала рухына дога кылырга, аның якты истәлеген күңелләрендә йөртергә кала. Данилның туган көнен дә алар каберенә барып дога кылып, исән чагында бергә булган матур мизгелләрне яңартып каршылыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: