Зәй офыклары

ЕЛНЫ ОЛЫ ВАКЫЙГА БЕЛӘН БАШЛЫЙБЫЗ

Сәламәтлек - һәр чор һәм һәр кеше өчен актуаль: быел олыбыз-кечебез чаңгы юлларын иңләячәкбез, йөгерәчәкбез, сикерәчәкбез, йөзәчәкбез, тимераякта шуачакбыз, турникта күтәреләчәкбез, тулаем алганда, ду килеп, спорт-физкультура белән шөгыльләнәчәкбез. Сәламәт яшәү рәвешенә якын торган массакүләм спорт өчен районда барлык мөмкинлекләр дә булдырылды. Чаңгыда йөрү өчен яктыртылган трасса, парклар, шар сугу, футбол,...

Сәламәтлек - һәр чор һәм һәр кеше өчен актуаль: быел олыбыз-кечебез чаңгы юлларын иңләячәкбез, йөгерәчәкбез, сикерәчәкбез, йөзәчәкбез, тимераякта шуачакбыз, турникта күтәреләчәкбез, тулаем алганда, ду килеп, спорт-физкультура белән шөгыльләнәчәкбез. Сәламәт яшәү рәвешенә якын торган массакүләм спорт өчен районда барлык мөмкинлекләр дә булдырылды. Чаңгыда йөрү өчен яктыртылган трасса, парклар, шар сугу, футбол, волейбол, баскетбол, бадминтон уйнау өчен районнан ерак авылларда да хоккей кырлары, спорт мәйданчыклары, стадионнар бар. Йөзим дисәң, бассейн, гимнастика ясаучыларга зур заллар, фигуралы шуучыларга боз сарае дисеңме... Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балаларның физик активлыгын арттыручы көндәлек күнегүләр булдыру да мәгъкуль.

Спорт белән шөгыльләнүчеләргә исә мөмкинлекләрне санап чыгарлык түгел, ә аларны һәм тренерларны стимуллаштыру, кызыксындыруның төрле юллары эзләнелә. Үзе дә спортны үз иткән район җитәкчесе Разиф Кәримовның Зәйне спорт биләмәсе, зәйлеләрне спортка һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга җәлеп итүе куандыра. Кыскасы, теләк кенә кирәк, иренмәсәң, саулыгыңны арттырырга һәм җаның теләгән спорт төре белән шөгыльләнеп, зур спортка кереп китәргә була. Районда берничә спорт төренең үсеш алуы игътибарны җәлеп итәрлек. Кыскасы, быел - Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елында үзебезне физик яктан ныгытып, 12-13 февральдә каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә милли көрәш буенча турнирны каршыларга әзерләнәбез. Зәйлеләр әлеге зур спорт чарасына лаеклы килә. Мондый турнир Зәйдә 1997 елда узган иде, димәк, бу уңайдан тәҗрибә бар.

"Ялта-Зәй" спорт-чаңгы үзәгендә исә республика гына түгел, Россиякүләм ярышлар да уза. Турнир, чемпионатлар, беренчелекләр дәрәҗә өчен булса, саулыгыбыз исә үзебез өчен. Әйдәгез, зәйлеләр, бердәм булып Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына кушылыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: