Зәй офыклары

ЭШКӘ БИРГӘЧ ЧЫН КҮҢЕЛ

Электр, җылылык энергиясеннән башка тереклекне күзаллау мөмкин булмаган кебек, Зәебезне дә энергетиклардан башка күзаллавы кыен. Шәһәребездә иң зур хезмәт коллективлы предприятиеләрнең берсе - ГРЭС, энергетиклар турында сөйләү - алар башкарган эшкә зәйлеләрнең югары бәя бирү нәтиҗәсе. Менә шундый олы хөрмәткә лаек һөнәр ияләренең берсе - ягулык цехының газ хуҗалыгы смена...

Электр, җылылык энергиясеннән башка тереклекне күзаллау мөмкин булмаган кебек, Зәебезне дә энергетиклардан башка күзаллавы кыен. Шәһәребездә иң зур хезмәт коллективлы предприятиеләрнең берсе - ГРЭС, энергетиклар турында сөйләү - алар башкарган эшкә зәйлеләрнең югары бәя бирү нәтиҗәсе. Менә шундый олы хөрмәткә лаек һөнәр ияләренең берсе - ягулык цехының газ хуҗалыгы смена башлыгы Мирзалиф Мөбарәкҗан улы Сәхабетдинов.

Башкортстан якларында туган Мирзалиф Мөбарәкҗановичны күркәм табигатьле Зәй елгасы буйлары, Зәй сылуы, тотрыклы предприятие ГРЭС үзенә гашыйк итеп, өлкәннәр әйткәндәй, кендеге белән шушы җиргә беркетеп куя. Алабуга трактор заводыннан «КАМАЗ»ның тәгәрмәчләр ясау заводына командировкага килгән егет бөтенләйгә шушында кала. ГРЭСтагы хезмәт юлы 1993 елдан башлана.

Казан техникумында техник-механик белгечлеге алган егет газ хуҗалыгында слесарь булып эшли башлый. Тәҗрибә туплап, һөнәри осталыгы арткан хезмәткәрне 2000 ел башында смена башлыгы итеп билгелиләр. Аның җитәкчелегендә эшләүче 2 слесарь һәм 2 оператор станциядә казаннарга килүче газ басымын контрольдә тота.

- Безнең хезмәт югары басым белән килүче газны казаннарга киметеп, тиешле күләмдә җибәрү белән бәйле. Бу бер үк вакытта куркынычсызлыкны тәэмин итүгә дә тиңләшә, чөнки игътибарсызлык яки нинди дә булса прибор, җиһазның төзексезлеге аркасында казаннарга газ югары басым астында китсә, гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы зур. Газны көйләүче пунктта эшләүче операторлар басым дәрәҗәсен бер генә секундка да игътибарсыз калдырырга тиеш түгел. Ә слесарьлар нинди дә булса кимчелекләр ачыкланганда, аны тиз арада тәртипкә китерә. Шәхсән мин бу процессларның даими тәртиптә булуын тикшереп торам, - ди Мирзалиф Сәхабетдинов.

Әлбәттә, газ белән эш итү аеруча игътибарлы булуны сорый. ГРЭСта бер блокны эшләтү өчен бер сәгать эчендә генә дә 50 мең куб метр газ тотылуын исәпкә алсак, никадәр җаваплылык таләп ителүен аңлавы кыен түгел.

- Мирзалиф Мө-барәкҗанович, тәҗрибәле, эшен зур җаваплылык тоеп башкаручы хезмәткәр буларак, коллективта абруй казанды. Озак еллар эшләү нәтиҗәсендә анда приборлардагы аз гына үзгәрешне дә сиземләү сәләте формалашкан, шуңа да җитәкчелек аңа бу җаваплы хезмәтне ышанып тапшырды, - ди ягулык цехы башлыгы урынбасары вазифасын башкаручы Сергей Ларин.

- 12 сәгатьлек эш графигына организм да күнекте инде. Ялдан соң эшкә барасы көнне көтеп алам, хезмәтем яшәү энергиясе бирә, - ди ул, елмаеп.

Язмышының нәкъ менә Зәй, ГРЭС белән бәйләвенә канәгать, хезмәтне бәяли белгән предприятиедә озак еллар эшләвенә, Энергетиклар көнен хезмәттәшләре янәшәсендә каршылавына шат Мирзалиф Мөбарәкҗанович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: