Зәй офыклары

Эшкә ни өчен алмауны закон нигезендә аңлатмаганда, зур штрафлар яный

Хезмәт килешүе төзүдән баш тарткан эш бирүче, моның сәбәбен аңлатуны язмача сорап мөрәҗәгать булганда, ул эшкә кешенең ни сәбәпле алынмавына аңлатманы җиде эш көне эчендә язмача бирергә тиеш. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 64нче маддәсенә бу хакта үзгәрешләр агымдагы елның 11 июленнән гамәлгә кертелде. Элек мондый срок куелмаган иде. Әлеге закон...

Хезмәт килешүе төзүдән баш тарткан эш бирүче, моның сәбәбен аңлатуны язмача сорап мөрәҗәгать булганда, ул эшкә кешенең ни сәбәпле алынмавына аңлатманы җиде эш көне эчендә язмача бирергә тиеш. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 64нче маддәсенә бу хакта үзгәрешләр агымдагы елның 11 июленнән гамәлгә кертелде. Элек мондый срок куелмаган иде. Әлеге закон таләбен үтәмәүчеләргә РФ Админстратив хокук бозулар кодексының 5.27 маддәсе буенча 50 мең сумга кадәр штраф карала. Әгәр дә шундый ук административ хокук бозу икенче кат кабатланса, штраф 70 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин яисә 1дән 3 елга кадәр җаваплы затны дисквалификацияләү ихтималы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: