Зәй офыклары

ЭШЛӘМӘҮЧЕ ПЕНСИОНЕРЛАРНЫҢ ГЫНА ПЕНСИЯСЕ АРТАЧАК

Пенсия законнарына кергән үзгәрешләр нигезендә 2016 елдан эшләүче пенсионерларның иминият пенсиясенә һәм аңа билгеләнгән түләүгә индексация ясалмаячак. Гамәлгә керәчәк үзгәрешләр буенча агымдагы елның февралендә 2015 елның 30 сентябренә кадәр үз эшчәнлеген туктаткан пенсионерларның пенсиясе генә индексацияләнәчәк. Әгәр пенсионер 2015 елның 1 октябреннән 2016 елның 31 мартына кадәр эшләвен туктатса, район...

Пенсия законнарына кергән үзгәрешләр нигезендә 2016 елдан эшләүче пенсионерларның иминият пенсиясенә һәм аңа билгеләнгән түләүгә индексация ясалмаячак.

Гамәлгә керәчәк үзгәрешләр буенча агымдагы елның февралендә 2015 елның 30 сентябренә кадәр үз эшчәнлеген туктаткан пенсионерларның пенсиясе генә индексацияләнәчәк. Әгәр пенсионер 2015 елның 1 октябреннән 2016 елның 31 мартына кадәр эшләвен туктатса, район Пенсия фондына барып гариза язарга һәм эштән китүе турында тиешле документларны тапшырырга тиеш. Ул вакытта гаризасын караган соңгы айдан башлап, аның да пенсиясенә индексация ясалачак.

2015 елның 1 октябреннән 2016 елның 31 мартына кадәр эштән китүне раслаучы документларны Пенсия фонды идарәсенә 31 майга кадәр бирергә була. Ә алга таба моның кирәге булмый, чөнки икенче кварталдан эш бирүчеләр автомат рәвештә Пенсия фонды идарәсенә айлык отчет бирәчәк.

Әгәр пенсионер Пенсия фонды идарәсендә исәптә шәхси эшмәкәр, нотариус, адвокат һ.б. буларак торса, ул эшләүче булып санала.

Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләрен индексацияләүгә килгәндә, февральдән ул 4 процентка арта. Дәүләт пенсиясе белән тәэмин ителеш, шул исәптән социаль пенсия, агымдагы елның апреленнән, эшләү-эшләмәүгә карамастан, 4 процентка артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: