Зәй офыклары

Эшсезләрне эшле итә үзәк

Район мәшгульлек үзәгендә, эшсезлек проблемасын хәл итү максатында, эшсезләр арасында төрле дәүләт программаларын актив куллануны пропагандалау буенча җитди эшлиләр. Нәтиҗәдә эшсезләр саны кимүгә бара: ел башында, эшсез буларак, 317 кеше теркәлгән булса, хәзер алар 231гә калган. Моңа вакансияләр ярминкәләре оештыру, урыннарга чыгып эшле булу өчен үзенчәлекле дәүләт программалары турында мәгълүмат...

Район мәшгульлек үзәгендә, эшсезлек проблемасын хәл итү максатында, эшсезләр арасында төрле дәүләт программаларын актив куллануны пропагандалау буенча җитди эшлиләр. Нәтиҗәдә эшсезләр саны кимүгә бара: ел башында, эшсез буларак, 317 кеше теркәлгән булса, хәзер алар 231гә калган. Моңа вакансияләр ярминкәләре оештыру, урыннарга чыгып эшле булу өчен үзенчәлекле дәүләт программалары турында мәгълүмат бирү, һөнәр алмаштыру өчен махсус курсларны уңайлы формаларда үткәрү нәтиҗәсендә ирешелгән. Бу көннәрдә үзәк эшсез буларак исәптә торучы, үз эшен ачып җибәрү турында фикер йөртүчеләр өчен «түгәрәк өстәл» артында сөйләшүләр оештырды. Аңа салым хезмәте, пенсия фонды идарәсе вәкилләре, үзмәшгульлек буенча дәүләт программасына кереп, уңышлы гына эшләүче эшмәкәрләр чакырылган иде.

-Районда 2009 елдан эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнү өчен эшсезләргә үзмәшгульлек буенча дәүләт программасыннан файдаланырга ярдәм итү актив төстә алып барыла. Бу - эшсезлек проблемасын хәл итү юнәлешендә шактый нәтиҗәле программа, үз-үзеңне кайсы да булса өлкәдә табарга җитди ярдәм итә. Әле хәзер дә эшсез буларак бездә исәптә торучы, үз эшен ачарга теләгәннәргә махсус дәүләт программасы нигезендә 117600 сум акча бирелә. Моның өчен иң башта эшсез статусы алырга, аннан соң язмача гариза нигезендә үз эшеңне ачарга теләвеңне белдерергә һәм бизнес-план якларга кирәк. Планда тотрыклы керем алу юлларыгызны күрсәтү мәҗбүри, - ди мәшгульлек үзәге директоры вазифаларын башкаручы Гөлчәчәк Фаршатова.

Программа гамәлгә кергәннән бирле районда 800дән артык эшсез зәйле, үзмәшгульлек программасына кереп, субсидия алган, аларны эшмәкәрлек эшчәнлегендә кулланган. «Түгәрәк өстәл» артында сөйләшүләр барышында үзмәшгульлек программасы аша эш ачарга теләүчеләргә тиешле документлар тутыру тәртибе, нинди очракларда кыенлыклар килеп чыгу ихтималы, аларны булдырмас өчен нәрсәләрне вакытында башкарырга кирәклеге аңлатылды. Салым инспекциясе вәкиле Людмила Зуйкова эшсез кеше үз эшен башлау өчен бизнес-планын махсус комиссия алдында яклагач, беренче эш итеп салым инспекциясендә шәхси эшмәкәр яки фермер булып теркәлү кирәклегенә басым ясады һәм тиешле салымнарны вакытында ни рәвешле түләп бару тәртибен аңлатты. Пенсия фонды идарәсе вәкилләре Лилия Камалюкова һәм Лилия Әгъләмовалар исә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр өчен пенсия фонды буенча башкарылырга тиешле документлар тәртибе, фондка күчереләчәк средстволар буенча аңлатма бирделәр.

Дәүләт тарафыннан бирелүче субсидия - ул бюджет акчасы, шуңа күрә үз эшен ачучы аның максатчан тотылуы турында даими төстә хисап бирүне дә онытмаска тиеш.

- Компенсация алучы әлеге средстволарның нәрсәгә тотылуы турында 3 ай эчендә хисап бирергә тиеш, ягъни эш өчен кирәкле җиһазлар алынуы турында документ булу мәҗбүри. Шунысы да бар, чыгымнарның бизнес-планда күрсәтелгән чыгымнарга тәңгәл килүе мөһим. Моннан тыш, бизнес-планда каралган гомуми сумманың 5 проценты үз эшен ачарга теләүченең үзенеке булуы кирәк. Аннан соң 24 ай эчендә эшмәкәр мәшгульлек үзәге, салым инспекциясе, пенсия фондына күчерелеп барылучы средстволар турында квартал саен хисап тота, - дип ассызыклый Гөлчәчәк Фаршатова.

Әлеге программадан файдаланган эшмәкәрләр исә аның чынлап торып үз эшен ачу турында хыялланган кеше өчен бик яхшы булуын әйтәләр. Мәсәлән, Елена Мартемьянова, дәүләт программасына нигезләнеп, исәп-хисап эшләре буенча үз эшен моннан 6 ел элек ачып җибәргән, хәзер исә уңышлы гына эшли, ә Оксана Арсланова икмәк ризыклары пешерү белән башта үзе шөгыльләнеп киткән, хәзер инде анда тагын 6 эшсез эш урынлы булган. Алай гына да түгел, Оксана физик мөмкинлеге чикләнгәннәрне дә эшле иткән. Ә менә Наталья Васильева (рәсемдә) үзмәшгульлек программасы буенча бәйләү ательесын ел ярым элек кенә ачкан.

- Мин аерым урын арендалап, заказлар нигезендә киемнәр тегү, махсус машина юнәтеп, свитерлар, кофталар бәйләү белән шөгыльләнәм. Күңелемә хуш килгән эш белән акча эшли алуыма бик шатмын, программага керү миңа хыялымны тормышка ашырырга ярдәм итте, - ди Наталья.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: