Зәй офыклары

Эзләгән эзгә төшә

Агымдагы елда күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыголның тууына 250 ел тулды. Аның туган көненә туры китереп (яңа архив мәгълүматлары буенча дата), музыка мәктәбендә беренче мәртәбә «Ялчыгол укулары» узды. Чарага аның иҗатын, тарихи мирасын, тормыш юлын өйрәнүчеләр - ТР филология фәннәре докторы, академик Хатыйп Миннегулов, тарихчы Дамир...

Агымдагы елда күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыголның тууына 250 ел тулды. Аның туган көненә туры китереп (яңа архив мәгълүматлары буенча дата), музыка мәктәбендә беренче мәртәбә «Ялчыгол укулары» узды.

Чарага аның иҗатын, тарихи мирасын, тормыш юлын өйрәнүчеләр - ТР филология фәннәре докторы, академик Хатыйп Миннегулов, тарихчы Дамир Гарифуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, ТР Диния нәзарәте җитәкчелеге, район башлыгы урынбасары Роберт Халитов, күрше район-шәһәрләр имам-мөхтәсибләре, имамнар, Ялчыгол шәҗәрәсен дәвам итүчеләр (алар үзләре бер рәт булды), авыл җирлекләре башлыклары, татар теле укытучылары, китапханәчеләр һ.б.лар чакырылды.

Залда алма төшәр урын юк иде. Ялчыгол нәселе көнкүреш кирәк-ярагыннан һәм иҗаты буенча китаплар, аның турында басмалардан оештырылган күргәзмә күпләрдә кызыксыну уятты. Укуларны имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камалов алып барды. Чара Коръән укудан башланды. Югары Мәлем мәктәбе укучыларының мавыктыргыч чыгышы якташлары рухына дога булып барып ирешер. Конференциядә катнашучылар Таҗетдин Ялчыгол иҗаты, тарихи мирасы, үткәне, аның традицион ислам динен пропагандалавы турында фикер алыштылар. Чара район җитәкчелеге, мөхтәсибәт тарафыннан язучының дини гыйльми мирасына җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү, яшь буынны тәрбияләү максатында оештырылды. Гомумән, Ялчыгол хезмәтләренең кыйммәтләрен ачуда мондый укулар алга таба бер адым булыр дип ышанасы килә.

Таҗетдин Ялчыголның гыйльми-мәдәни мирасы тиешенчә барланмаган. Аның әдәбият, дини, медицина, әдәп-әхлак, тарих һ.б. тармаклар буенча (шәрех-аңлату, укыту-өйрәтү характерында) дистәдән артык китап һәм шактый гына китапларны күчереп язуы (хәттат булган) мәгълүм. Ул проза өлкәсендә дә, шигърияттән дә шактый хәбәрдар булган. Гарәпчә һәм фарсыча әсәрләргә аңлатмалар биргән, "Кыйссаи Йосыф"ны халык арасында таратуда өлеше зур. Ялчыголның "Рисаләи Газизә" китабы бүгенге көнгә килеп җиткән. Революциягә кадәр ул 39 мәртәбә басыла. Әлеге китап - авторның Аллаһияр Суфыйның "Сабател-гаҗизин" китабына язган аңлатмасы. Газизләрдән-газиз дип аталган әлеге китапны Ялчыгол кызы Газизә укый алырлык итеп яза. Бик популяр китап була ул: "Кыйссаи Йосыф"тан гына калыша. Гомумән, ул халык китабына әйләнә. Ул дөнья һәм кеше турындагы фикер-күзәтүләрне, төрле уй-кичерешләрне, вакыйга-хәлләрне үз эченә алган. Аны татарның дини-әхлакый кодексы дип тә атарга мөмкин. "Рисаләи Газизә" уку йортларында, аеруча хатын-кызлар укый торган мәдрәсәләрдә төп уку китабы булган. Шулай ук ул шул чор мәктәпләрендә тел-әдәбият дәреслеге сыйфатында кулланылган. Анда дин дә, әхлак та, тормыш тәҗрибәсе дә, безнең көннәр дә бар, ди әлеге китапны әзерләп бастырган Хатыйп Миннегулов.

-Бер очрашуда Югары Шепкәнең элекке педагогы Икълимә Хуҗина, Хатыйп якташ, "Рисаләи Газизә"не без - укытучылар аңларлык итеп эшкәртсәгез иде дигән үтенеч белдергән иде һәм мин аны эшкәртеп-әзерләп, "Иман" нәшриятында ике томлы китап итеп бастырдым, - ди ул.

Академик аны гарәп графикасыннан гамәлдәге язуга күчереп, төрле басмалар арасындагы аермалыкларны күрсәтеп, аңлашылмаган сүз-гыйбарәләрне һәм юлларны тәрҗемә итеп һәм тиешле шәрехләр биреп бастырган.

Ялчыголның бүгенге көнгә кадәр сакланган икенче ядкаре - "Тәварихы Болгария". Ул - бер басма табак тирәсе, ягъни нәсел-нәсәбен гәүдәләндергән әсәр. "Тәварихы Болгария" фәндә төрлечә бәяләнә. Берәүләр аны чыганак, әдәби ядкарь буларак уңай яктан сөйли, ә беришләре уйдырма дип бәяли. Әсәр ислам динен, йола-гадәтләрне кысу, эзәрлекләү чорында язылган. Ялчыгол үз шәҗәрәсенең беренче буыны итеп галәйһиссәламне атый, үзен 84нче буын итеп күрсәтә.

Әйткәнебезчә, Ялчыгол мирасы ныклап барланмаган. Әлеге нәселдән булган, Куш-Елга авылында туып-үскән, физика-математика фәннәре кандидаты, профессор Гамир Мөбәрәкҗанов ерак бабасының Коръән китабын тәрҗемә итүе турында да мәгълүмат җиткерде. Гамир ага әйтүенчә, якташның бай иҗат мирасы Куш-Елга авылында саклана. Тик 21нче елгы ачлык елны аның бер сандык мирасы берәүләрнең өй түбәсендә яна, ә икенче сандык мирас исә яман кулларга кермәсен дип махсус юкка чыгарыла. Гамир Мөбәрәкҗанов Ялчыголның мирасы табылырга, танылырга тиеш, ди. Эзләнгән эзенә төшми калмый. Ялчыгол дару-дәрман да, имамлык та иткән.

-Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Дин галимнәре мирасын, алар эшчәнлеген белергә, өйрәнергә тиешбез, чөнки аларда актуаль, бүгенге вәзгыятькә туры килердәй мәсьәләләр күтәрелгән, - ди ТР Диния нәзарәте рәисе урынбасары Нияз Сабиров.

Шунысы игътибарга лаек, Ялчыгол үзе яшәгән чорда традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалаган. Ул - үз халкын агартуга юнәлтелгән хезмәте белән искелекне чатнатуга, яра башлауга чөй кагучыларның берсе дә. Ялчыгол укуларының төп кунагы - язучының тормыш юлын өйрәнүче, тарихчы Дамир Гарифуллин. Моннан дүрт ел элек аның Ялчыголга, нәсел шәҗәрәсенә багышланган "Чырагы нур сибә бүген дә" дигән китабы дөнья күрде. Өстәвенә, ул Ялчыголның нәсел агачын да эшләде. Дамир ага әлеге җәһәттән һаман эзләнә. Язучының кайчан һәм кайда тууы буенча архивлардан яңа мәгълүмат тапкан. Аның әйтүенчә, ул моннан 250 ел элек Азнакай районы Чалпы авылында туган. Таҗетдинның әтисе Нугайбәк һәм аның уллары белән аралашып яшәгән (Нугайбәк исә Пугачев явында катнашкан кеше). Ялчыгол әлеге яуда катнашы булганга эзәрлекләнгән дигән фаразлар да йөри. Таҗетдин шуңа әтисе белән күченеп йөргән. Әтисе вафатыннан соң (Мамадыш районы Кече Сөндә), Түбән Кама районы Кызыл Чапчакта, соңыннан Мәлем авылына күчә һәм анда муллалык итә.

-Ялчыголның үзеннән соңгы шәҗәрәсе дә дәрәҗәсе ягыннан тел-теш тидерерлек түгел. Анда гади крестьяннар да, укытучылар да, дәүләт чиновниклары да, җитәкчеләр, язучылар, дин әһелләре дә, министрлар, дипломатлар да бар, - ди Дамир Гарифуллин.

Әлеге нәселдән булган Нәкыя ханым Сәфәрова Ялчыгол нәселеннән булуын белсә дә, күп еллар аны йотып яши. Ул үзе дә репрессия зилзиләсен күреп, үзенең затлы дин галиме нәселеннән булуын яшереп килә.

-Ил-көннәр тынычлангач, бу нәселне барладым, бу нәселдән булуым белән чиксез горурланам мин, - ди Нәкыя ханым.

Белүебезчә, Ялчыгол йөреп, хәрәкәт итеп торган. Ул Югары Мәлемдә берничә ел яши, анда дүрт ул, өч кыз үстерә. Әлеге нәселдән Баһаветдин, Фәхретдин, Фәйзулла, Җәләлетдин, Шәрәфетдин, Мөхәммәтшакир, Һидиятулла халыкны дин юлыннан әйди. Әлеге нәсел затлы: зыялы язучы Диләрә Зөбәерова, Татарстанның элекке юстиция министры Әнәс Таҗетдинов, министр Әсгать Сәфәров бу нәселдән.

Ялчыгол им-томчылык итеп тә йөргән. Аны шуңа да "әүлия" дип атыйлар. Мәлемнән Имәнлебашка авыруларны дәваларга килгәндә эссе бер җәйге көндә кинәт үлеп китә ул. Имәнлебаш халкы Таҗетдинне яратып, үз итеп яши. Имәнлеләр аны йоласына туры китереп җирләгәннәр. Бүгенге көндә дә авыл халкы аны хөрмәтли. Игелекле затлар бар: эшмәкәр Ленар Шаһиев аның кабер ташын яңартып, аңа атап манара куйдырды. Гомумән, зәйлеләр якташны хөрмәт итә, зурлый. Зәйдә бер урам, "Нур" мәчете аның исемен йөртә. Иҗаты һаман барлана, аны яшь буынга җиткерү юллары эзләнә. Бай дини мирас буыннан-буынга тапшырылырга тиеш. "Ялчыгол укулары" бик кирәк. Чарага җыелучылар аны ике елга бер мәртәбә оештырырга ниятләделәр.

Ялчыгол нәселен дәвам итүчеләр, дин әһелләре укулардан соң язучының каберен зират кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: