Зәй офыклары

Файдалы да, кызык та

Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә хәзерге вакытта ял итүче пенсионерлар белән кызыклы да, файдалы да очрашу булды. Өлкәннәрне дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Надежда Чернова кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды, хокукый характердагы бик күп мәгълүмат җиткерде. Ул анык мисаллар китереп, килеп туган хәлдән...

Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә хәзерге вакытта ял итүче пенсионерлар белән кызыклы да, файдалы да очрашу булды. Өлкәннәрне дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Надежда Чернова кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды, хокукый характердагы бик күп мәгълүмат җиткерде. Ул анык мисаллар китереп, килеп туган хәлдән ничек чыгарга мөмкинлеген аңлатты. Әйе, үз хокукларыңны яклый белмәсәң, законнардан хәбәрдар булмасаң, күп кенә мәшәкатьләргә юлыгырга мөмкин хәзер. Шуңа да товар сайлаганда, аны сатып алганда бик игътибарлы булырга кирәк. Иң элек тиешле документлары булуга игътибарны юнәлтү зарур. Белгеч аңлатмаларыннан соң, сүз аралашу формасында барды. Өлкәннәр белгечкә берсеннән берсе четрекле сораулар бирделәр. Мәсәлән, алган товарыңның өйгә кайткач кына яраклылык вакыты чыгуын, алып кайткан сөтеңнең әчегән булуын белгәндә, нишләргә, кибеттә ялгыш кына бәрелеп китүдән сок банкасы төшеп ватылганда, зыянны кем капларга тиеш һ.б. Белгеч һәр сорауга тәфсилләп аңлатма бирде. Мондый аралашудан ял итүчеләр канәгать калды, үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат ишетте, өстәвенә аларга "Пульс" газетасы, буклетлар, шикаять язу үрнәкләре таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: