Зәй офыклары

Фермерлар хуҗалыкларында терлек тоту, симертүдә алга китеш сизелә

Зәйдә 40 фермер терлекчелек юнәлешендә эшчәнлек алып бара. Агымдагы елның 1 гыйнварына крестьян-фермер хуҗалыкларында 828 баш мөгезле эре терлек (шуларның 176сы - савым сыер), 72 баш ат, 1672 баш сарык исәпләнә. Кышлату чорына фермерлар тиешле күләмдә терлек азыгы әзерләде. Вәсил Хәкимуллин (168 баш мөгезле эре терлек), Илшат Хәбибуллин (125), Александр...

Зәйдә 40 фермер терлекчелек юнәлешендә эшчәнлек алып бара. Агымдагы елның 1 гыйнварына крестьян-фермер хуҗалыкларында 828 баш мөгезле эре терлек (шуларның 176сы - савым сыер), 72 баш ат, 1672 баш сарык исәпләнә. Кышлату чорына фермерлар тиешле күләмдә терлек азыгы әзерләде. Вәсил Хәкимуллин (168 баш мөгезле эре терлек), Илшат Хәбибуллин (125), Александр Игошин (119) крестьян-фермер хуҗалыклары 644 тонна сөт сатты. Александр Игошин, көн дә шәһәргә килеп, литры 30 сумнан сөт сата. Аңа көн дә акча керә дигән сүз. Шәһәр халкы аны көтеп ала. Эшмәкәр Альберт Гайнуллин исә зәйлеләрдән литры 20 сумнан сөт җыя.

Мөгезле эре терлек симертү белән Илшат Хәбибуллин, Миннегаян Шакирҗанов, Игорь Савгильдин, Мулланур Рәхимҗанов, Николай Селиверстов мәшгуль. Илшат Хәбибуллин, Миннегаян Шакирҗанов, Мулланур Рәхимҗановлар хуҗалыгында герефорд токымлы үгезләр дә бар. Гомумән, фермерлар кулында симертүдә барлыгы 650 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шунысы игътибарга лаек, әлеге юнәлештә фермер хуҗалыкларында мөгезле эре терлек тоту һәм симертүдә, технологияләрне яхшыртуда алга китеш сизелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: