Зәй офыклары

Фестивальдән табиблар да читтә калмады

Зәйдә паркларда узган чаралардан табиблар да читтә калмады. Якшәмбе көнне Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы ак халатлы шәфкать ияләре кулына күчте. Кичен биредә парк сәхнәсендә алар катнашында концерт булды. Аңа кадәр исә үзәк дәваханә хезмәткәрләре йәрәк-кан тамырлары авыруларына каршы акция үткәреп, паркта теләге булган зәйлеләрнең кан һәм күз басымнарын үлчәде,...

Зәйдә паркларда узган чаралардан табиблар да читтә калмады. Якшәмбе көнне Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы ак халатлы шәфкать ияләре кулына күчте. Кичен биредә парк сәхнәсендә алар катнашында концерт булды. Аңа кадәр исә үзәк дәваханә хезмәткәрләре йәрәк-кан тамырлары авыруларына каршы акция үткәреп, паркта теләге булган зәйлеләрнең кан һәм күз басымнарын үлчәде, аларга «Дневник самоконтроля» дип исемләнгән буклетлар тапшырды. Бу көнне гомумпрактика табибы Наталья Маятина медпрофилактика кабинеты шәфкать туташы Елена Сурикова 300дән артык зәйленең кан һәм күз басымнарын үлчәп, киңәшләрен бирде. Медицина хезмәткәрләре югары башкару осталына да ия икән, чыгыш ясаучы шәфкать ияләрен зәйлеләр кабат-кабат сәхнәгә чакырдылар. Медицина хезмәткәрләре эшлиләр дә, ял да итә беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: