Зәй офыклары

Әфганстан – йөрәк ярасы...

Язмыш кайвакыт шулкадәр рәхимсез - тыныч кына яшәп яткан адәм баласына сынауларның күтәрә алмастай авырын бирә. Бу язмам менә шул сынауларда сынмыйча-сыгылмыйча, һәр көнгә куанып яшәүче авылдашым - Аксар егете, Әфганстан җирендә хәрби бурычын үтәп, сәламәтлеген югалтып кайткан Айрат Мөхәммәтдинов турында. Айратның хәлен әнисе Миңнурый ападан белешеп торсак та, никтер...

Язмыш кайвакыт шулкадәр рәхимсез - тыныч кына яшәп яткан адәм баласына сынауларның күтәрә алмастай авырын бирә. Бу язмам менә шул сынауларда сынмыйча-сыгылмыйча, һәр көнгә куанып яшәүче авылдашым - Аксар егете, Әфганстан җирендә хәрби бурычын үтәп, сәламәтлеген югалтып кайткан Айрат Мөхәммәтдинов турында.

Айратның хәлен әнисе Миңнурый ападан белешеп торсак та, никтер янына кереп сөйләшеп утырырга кыймый йөрдек. Шәфкатьлелек елы уңаеннан, тиздән Әфганчылар көне якынлашуын да исәпкә алып, мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов белән киңәшләшеп, бергәләп аларга керергә булдык. Безне бу гаиләдә иң якын туганнарын көткән кебек каршыладылар. Иң беренче эш итеп ике ел урын өстендә ятучы Айратның әтисе Вагыйз абыйның хәлен белдек. Безне күрүгә ул, менә шулай, балалар, бәхетсезлек агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри икән, дип елап җибәрде. Гомер буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыккач, Вагыйз абыйны авыру урын өстенә еккан. Авыр хезмәт елларыннан соң тормышның кадерен белеп тыныч кына яшәп ятасы да бит югыйсә. Бар да без уйлаганча гына түгел шул, язмышлардан узып булмый.

Айрат белән сөйләшә башлагач, аның ачык күңелле, эчкерсез булуына исебез китте. Күзләре күрмәсә дә, күңел күзләре бик сизгер аның. Ул бөтен яңалыктан хәбәрдар, ни турында гына сөйләшә башласак та, кушылып китә, шаярып та сөйләшеп ала, колхозда эшләгән елларын, мәдәният йортында ансамбльдә, гитарада уйнаган чакларын, еракта төш кенә булып калган иң рәхәт риясыз яшьлеген искә төшергәндә күзләргә яшь тула. Бергә хезмәт иткән дусларының Әфганстанда гомерләре өзелгәнгә йөрәге әрни аның, кирәкмәгән бу сугыш, ничә еллар үтсә дә, төшләренә кереп йөдәтә, ничек кенә тырышса да, ул җан өшеткеч көннәр онытылмый.

Миңнурый апа да улын ак биләүгә биләгәндә - бәхет, аңа күкрәк сөтен имезгәндә сәламәтлек, матур гомер теләгәндер. Армия сафларына озатканда: "Исән-сау йөреп кайт, балакаем, кайткач тормыш корырсың, безне оныклар белән сөендерерсең", - дип елый-елый озаткандыр, аның кайтыр көннәрен санап көткәндер. Айрат кайткан, ләкин сәламәтлеге генә Әфганстан җирендә калган. Шулай булса да, аның тормышны яратуы, төшенкелеккә бирелми яшәве сокландырды безне. "Ишегалдын әйләнеп көненә унөчәр километр йөгерәм, унбер километр йөрим, шулай үз өстеңдә эшләмәсәң, булмый, чир тиз килсә дә, озак китә шул," - ди Айрат.

Миңнурый апага сабырлыкны Аллаһы Тәгалә өеп биргән, ике авыру караса да - зарланмый.

- Кызым белән киявем ташламый, алар ярдәм итә. Киявебез Әлфис бик мәрхәмәтле булды, шуңа сөенәм. Марсель Мингалин атнасына өч тапкыр Чаллыга больницага алып бара, үз игелеге үзенә кайтсын, балаларының рәхәтен күрсен дип телим. Күршеләр, туганнар, Айратның классташлары гел кереп хәл белеп, ярдәм итеп торалар, - дип сөйләп китте ул.

Без һәрберебез теләкләребезне җиткереп, бүләкләр, күчтәнәчләребезне тапшырып, Айратның яраткан җырларын җырлап, рәхәтләнеп кич утырдык. Кайтырга кузгалгач, Айрат һәрберебезгә аерым рәхмәт әйтеп, ишек төбендә озатып калды.

Алардан чыккач, без сүзсез генә мәдәният йортына юнәлдек. Һәрберебез күңеле белән Айратларда иде. Аның йөзендәге һәр күзәнәгенең елмаюы, сүзләренең тапкырлыгы, шул ук вакытта аның шаянлыгы, язмышына баш имәве, тормышны яратуы, һәркемгә үрнәк булырлык көчле рухы сокландырды безне.

Айрат, сиңа озын гомер телибез, тормышның вак кына сынауларына да түзмәгән, әз генә авырлык килсә дә сыгылырга торган күпләр өчен үрнәк син, яшәү дәртең сүнмәсен.

Гүзәлия Гатина.

Аксар мәдәният йорты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: