Зәй офыклары

Гаилә – бәхет чыганагы

Нишләп әле кинәт кенә икенче кешегә бик нык тартыла башлыйсың? Ни өчен әле нәкъ менә шул кешене күрәсең килә, күрмичә түзә алмыйсың. Никадәр кеше арасыннан бары тик берәү сине магнит кебек үзенә тартып тора. Мәхәббәт - кеше хисләренең, мөгаен, иң серлеседер һәм, ул бөтене белән сине урап алып, хис дөньясына...

Нишләп әле кинәт кенә икенче кешегә бик нык тартыла башлыйсың? Ни өчен әле нәкъ менә шул кешене күрәсең килә, күрмичә түзә алмыйсың. Никадәр кеше арасыннан бары тик берәү сине магнит кебек үзенә тартып тора. Мәхәббәт - кеше хисләренең, мөгаен, иң серлеседер һәм, ул бөтене белән сине урап алып, хис дөньясына дәшә. Бу ләззәтле, сихри хисләрне кем генә кичермәгән дә кем генә бу хисләр белән янмаган... ЗАГС идарәсендә узган кичә әнә шул мәхәббәткә, яшьлектәге хисләренә тугры калып, 50 ел бергә гомер иткән Юрьевларга багышланды. Аларны юбилейлары белән котларга барлык балалары, оныклары, туганнары килде. Юрьевлар - үз дәрәҗәсен белеп, хезмәттән ямь-тәм табып, тормышның матурлыгын күреп яшәүче гаилә. Алар икесе дә "КАМАЗавтотехника" заводында хезмәт куйганнар. Анатолий Павлович цех начальнигы булып эшләгән. Хезмәте орден белән бәяләнгән.

Мәхәббәт нәрсәдән башлана икән?

Утлы карашлы күзләрдән микән?

Әйтергә теләп, йөрәк түрендә

Әйтелми калган сүзләрдән микән?

Анатолий Павловичның Мария Андреевнага карата булган хисләре, мөгаен, шулайрак башлангандыр. Алар күңелләрендә бер-берсенә карата җылылык хисләре саклый алганнар. Анатолий белән Мария Кемерово шәһәрендә таныша. Яшел свитер кигән кызны бер күрүдә ошата ул. Аларның никахы да шунда теркәлгән. Нәкъ бүгенге көн шикелле иде һава торышы: әз генә яңгыр явып тора, салкынча иде, ди Анатолий Юрьев. Тормыш җиңел генә башланмый, һәммәсен табып, үз көчең белән хезмәтеңне куеп яшәргә, көн итәргә тиеш була бу пар. Тормыш шулай дәвам итә, берсе артыннан берсе 3 кыз дөньяга килә. Бер Мариягә кечкенә генә балалар, хөкүмәт эше, өйдәге хезмәт. Шулай үзенең вак-төяк мәшәкатьләре белән гомер әкренләп узган, күпме еллар, ә еллар арасында шатлыгы, куанычы белән беррәттән борчу-хәсрәтләре дә аз булмагандыр. Гаилә бәхете ул - бер-береңә терәк, таяныч булып, бер түбә астында мөмкин кадәр озак килешеп яши алудыр, ди алар бертавыштан. 50 ел бергә бер һаваны сулап, бер хыяллар белән яшәгәннәр икән, димәк, монда нидер бар. Бу нидер - бер-береңне аңлау, бер-береңнең кадерен белеп яшәүдер, мөгаен. Юрьевлар турында шулай әйтеп буладыр. Гомер узганы сизелмәгән дә. Өйләнү кызыклы, гыйбрәтле хатирәләр булып кына истә калган... Хәтта аның турында бик сөйләп тә булмый. Шәхси хисләрне изге санагангадыр, мөгаен. Шуңа да бу парлар артык ачылып китми генә, үзләренә генә хас тыйнаклык белән гаилә чыбылдыгын әз генә ачып карарга рөхсәт иттеләр. ЗАГС идарәсе белгече Ландыш Ананьева аларның тормышына кагылышлы вакыйгаларны да искә алды, балалары, оныклары өчен кызыклы һәм кирәкле булган сорауларны бирде. Соңыннан исә сез чыннан да, балаларыгызның иң яраткан әти-әнисе, әби-бабасы икәнсез, диде. Бәхетле парларны алтын туйлары белән тәбрик итәргә ветераннар советы сәркатибе Валентина Миннебаева да килгән иде. Сез - районыбыз, шәһәребез тарихына алтын хәрефләр белән язарлык парлар, диде ул, бүләк тапшырып. Мария һәм Анатолий Юрьевлар "Шәһәрнең дәрәҗәле гаиләләре" китабына кертелде. Алар яңадан алтын балдаклар алышты, вальс биеде. Тормышларыгыз мул, балаларыгыз тигез, оныкларыгыз тәртипле-инсафлы булып, үзегез бәхетле тормышта парлашып әле озак еллар саулык белән гомер кичерегез, кадерле шәһәрдәшләр! Билгеле, мәхәббәт тә мизгел генә булып калырга тиеш түгел. Гомеребезнең «меңнән-мең бәхил» дигән сүзләр белән төгәлләнәсе бар. Үзеннән-үзе шушы шигъри юллар искә төшә:

Мәхәббәтнең гомере чикләнмәгән,

Ул хас түгел бары яшьләргә.

Ул - яраткан кешең йөрәгендә

Гомер буе янып яшәүдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: