Зәй офыклары

Гаиләгә игътибар – киләчәкне кайгырту

Районыбызда күптөрле муниципаль программалар эшли: аларның саны ике дистәдән артып китә. Программаларның һәрберсе зәйлеләрнең яшәеш, көнкүрешен яхшырту, уңайлы итү, алар иминлеген, мәнфәгатен яклау, кайгыртудан гыйбарәт. Үзәк дәваханә, мәгариф, спорт идарәләре, эчке эшләр бүлеге, депутатлар, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында узган чираттагы «түгәрәк өстәл»дә «Гаилә: проблемалардан - аларны чишүгә» дип аталган муниципаль...

Районыбызда күптөрле муниципаль программалар эшли: аларның саны ике дистәдән артып китә. Программаларның һәрберсе зәйлеләрнең яшәеш, көнкүрешен яхшырту, уңайлы итү, алар иминлеген, мәнфәгатен яклау, кайгыртудан гыйбарәт. Үзәк дәваханә, мәгариф, спорт идарәләре, эчке эшләр бүлеге, депутатлар, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында узган чираттагы «түгәрәк өстәл»дә «Гаилә: проблемалардан - аларны чишүгә» дип аталган муниципаль программа буенча фикер алыштылар. Аны район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды.

Әлеге программа 2011 елдан гамәлдә, ул өч елга исәпләнгән. Аның нигезендә авыр хәлдә калган, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга һәртөрле ярдәм итү ята. Бүгенге көндә районда асоциаль хәлдә булган - 51, авыр хәлдә калган 144 гаилә исәпләнә, аларда 243 бала тәрбияләнә. Узган ел ахырында ведомствоара социаль патронажлык итү комиссиясендә 51 (211 кеше) гаилә исәптә иде. Әлеге гаиләләрдә исә 109 бала тәрбияләнә. Ведомствоара консилиумнарда (аларга медицина, мәгариф, опека һәм попечительлек, хокук саклау органнарыннан белгечләр чакырыла) әлеге исәптә торучыларның анык очраклары карала. Узган ел ведомствоара консилиумның 8 утырышы уздырылып, аларда 101 гаилә (186 балигъ булмаган бала) каралды, ди халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы, әлеге ведомствоара комиссия рәисе Эльмира Хуҗина. Кыскасы, әлеге комиссиядә эшләүче белгечләр һәр очракны карап, ачыклап, бу гаиләләргә һәртөрле ярдәм оештыра, кыен һәм авыр хәлдән чыгу юлларын эзли. Имин булмаган, авыр хәлдә калган гаиләләр төрле хезмәтләр тарафыннан табыла, ачыклана тора. Узган ел, мәсәлән, опека бүлеге - 15, сәламәтлек саклау - 6, мәгариф идарәсе - 12, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия 3 гаиләне ачыклаган. Шунысы аяныч, аналар тайгак юлдан китә. Узган ел ахырына наркологта 151 эчкече исәптә булып, шуның 21е - 35 яшькә кадәрге хатын-кыз. Алар - бала "тәрбияләүче" аналар.

Эльмира Хуҗина имин булмаган, авыр хәлдә калган гаиләләргә булышлык итү буенча анык мисаллар китерде. Әлеге җәһәттән халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге уңышлы эшли. Бүлек урыннарга чыга, гаиләләрне ачыклый, психологик һәм педагогик ярдәм күрсәтә, кыен хәлдән чыгу юлларын эзли. "Ышаныч" телефоны аша социаль-психологик ярдәм алучылар шактый. 308 гаилә натуралата ярдәм алган. Инвалид бала тәрбияләүче аналар өчен төрле психологик ярдәм күрсәтелә. Инвалид балалар өчен үзәктә җәен ял һәм сәламәтләндерү лагере оештырылды. Кыскасы, имин булмаган, авыр хәлдә калган гаиләләргә үзәк тарафыннан төрле социаль ярдәм, мәшгульлек, балаларны бакчага урнаштыру, документлар рәсмиләштерү һ.б.ларда булышлык күрсәтелә. Социаль яклау идарәсе республика бюджетыннан 47 шундый гаиләгә 314 мең сумлык матди булышлык күрсәткән.

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше максатка омтылучанлык, ныклык тәрбияли. Әлеге җәһәттән "Гаилә спорты көне" бәйрәме үткәрү районда традициягә керде. Гомумән, имин булмаган, авыр хәлдә калган гаиләләр, аларда тәрбияләнүче балалар белән барлык хезмәтләрдән иңгә-иң торып эшләү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: