Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе мәгълүматлары күңелгә шом сала. 2015 елның алты аена алынган саннарга караганда, башкалада өйләнешүчеләрнең яртысы диярлек аерылыша. Чаллыда өч парның икесе кире уйлый. Авылларда да аерылышучылар шактый. Ел башыннан бирле республикада 6 мең 267 гаилә таркалган. Былтыр әлеге сан - 7 мең 436, ә 2013 елда...
Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе мәгълүматлары күңелгә шом сала. 2015 елның алты аена алынган саннарга караганда, башкалада өйләнешүчеләрнең яртысы диярлек аерылыша. Чаллыда өч парның икесе кире уйлый. Авылларда да аерылышучылар шактый. Ел башыннан бирле республикада 6 мең 267 гаилә таркалган. Былтыр әлеге сан - 7 мең 436, ә 2013 елда 7 мең 507не тәшкил иткән. Зәй районы саннарына килгәндә, шулай ук сөенерлек түгел. Быелның 6 аенда өйләнешүнең 123 очрагы теркәлсә, 94 пар аерылышкан. Белгечләр киләчәктә гаилә төшенчәсе гомумән юкка чыгарга мөмкин, дип чаң суга.
Шул ук вакытта Татарстанда туйлар саны да кими. Быел барлыгы 11 мең 202 пар язылышкан. 2014 елда - 12 мең 920, ә 2013 елда 13 мең 444 пар бер-берсен алтын балдаклар белән "бәйләгән" булган.
Быел алтын балдак киючеләр саны чагыштырмача аз булуның тагын бер сәбәбе дә бар. Мөселман дөньясында ураза ае дәвам итә. Шуңа күрә августта туйлар саны бермә-бер артыр дип көтелә.
Шунысы куанычлы, Татарстанда яңа туган балалар саны арта. Быелның алты аенда 27 мең 436 сабый дөньяга килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа